Ярминкәдә 32 кеше эш урыннарына юллама алган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). Кичә Казанның Вахитов районындагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 280 казанлы катнашкан. 32 кеше эш урыннарына юллама алган.
Ярминкәдә биш шәһәр предприятиесе катнашкан, алар шәһәр халкына 759 вакансия тәкъдим иткән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре килүчеләргә эшкә урнашу, һөнәри белем бирү, яңадан укулар үткәрү, хезмәт һәм гарантия мәсьәләләре буенча консультацияләр биргән.
Ярминкәдә катнашкан РФ Пенсия фонды идарәсе белгечләре шәһәрлеләрнең пенсияләрне формалаштыру һәм индексацияләү, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр, үз эшләрен ачу турындагы сорауларына җавап бирделәр, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.