В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Талаулар саны 36% ка, чит кеше әйберен алулар саны 30% ка диярлек кимегән
Фото: Денис Гордийко
«Безнең шәһәр турында магнит шәһәр дип әйтсәк, иминлек аның җәлеп итүчәнлегенең төп факторы булып тора, – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Без һәм безнең халык хокук саклау органнарына аларның нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәт белдерәбез. Саннар үзләре өчен сөйли: талаулар саны 36% ка, ят кеше әйберен алулар саны 30% ка һәм урлаулар 20% ка кимегән. Җинаятьчелекне киметүдә һәм җинаятьләрне ачуда үз ролен видеокамералар уйный, алар белән без җәмәгать киңлекләрен җиһазландырабыз».
Илнур Хәялиев сөйләгәнчә, бүгенге көндә Казанның торак секторының 50% тан артыгы, шәһәр парклары һәм скверлары видеокүзәтү белән тәэмин ителгән. 42 меңгә якын камера эшли, шул исәптән «Имин шәһәр» һәм «Имин ишегалды» программалары кысаларында. Алынган язмаларны кулланып, меңгә якын җинаять ачылган һәм 760 административ хокук бозу ачыкланган.
Мәсәлән, видеокүзәтү системалары Молдавия гражданнары кергән җинаятьчел төркемне ачарга ярдәм итте. Алар «Сафиуллин» полиция бүлегенең хезмәт күрсәтү территориясендә урнашкан шәхси йортлардан урлау белән шөгыльләнгәннәр. Китерелгән зыянның гомуми суммасы 15 млн сумнан артып китә.
«Полиция хезмәткәрләренә Короленко урамындагы йортларның берсендәге фатирда кылынган урлауны ачу өчен бер тәүлектән дә кимрәк вакыт кирәк булды. Шикләнелүченең юлында урнаштырылган видеокүзәтү камералары ярдәмендә 37 яшьлек казанлы тоткарланган, ул, ишеккә зыян китереп, фатирга үтеп кергән һәм зыян күрүченең мөлкәтен урлаган», – дип уртаклашты спикер.
Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча урынбасары сүзләренчә, шәхескә каршы җинаятьләр саны кимү тенденциясе саклана, шул исәптән үтерүләр һәм сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү фактлары. Полиция хезмәткәрләренең квалификацияле оператив гамәлләре нәтиҗәсендә берничә резонанслы җинаять ачылган. Алар арасында 39 яшьлек хатын-кызның үтерелүе дә бар, аның мәетен шикләнелгән кеше үзенең йорт яны участогында кар белән каплап яшерә.
Полиция хезмәткәрләре 40 яшьлек хатын-кызга һөҗүм итүдә шикләнелгән элек хөкем ителгән казанлыны тоткарлаган. Ул аңа һөҗүм итә һәм 100 мең сумнан артык суммадагы ювелир эшләнмәләрен урлый.
Шулай ук Кырым шифаханәләренең берсенә юлламалар сату сылтавы белән зыян күрүчеләрдән 550 мең сум акча урлаган хатын-кызлар тоткарланган.
«Бүгенге көндә сәламәтлеккә авыр зыян китерү, җенси кагылгысызлыкка каршы җинаятьләр һәм талау фактларын ачу буенча йөз процент нәтиҗәлелек», – дип йомгаклады Илнур Хәялиев.
Ел башыннан Татарстан башкаласына 170 илдән 170 мең чит ил кешесе килгән, бу 2022 ел белән чагыштырганда 12% ка күбрәк. Бүгенге көндә шәһәрдә 42 меңнән артык чит ил гражданы яши.
Полиция хезмәткәрләре 8,5 меңнән артык миграция законнарын бозу очракларын туктаткан, 106 карар чыгарылган, керү тыюы турында 912 тәкъдим җибәрелгән. Судлар чит ил кешеләрен Россиядән читкә чыгару турында 1,6 мең карар чыгарган.
Экстремизм очраклары теркәлмәгән, гомумән, чит ил кешеләре арасында җинаятьчелек дәрәҗәсе 4% тан артмый.
Шул ук вакытта яшүсмерләр арасында җинаятьчелек дәрәҗәсе күтәрелде. Бу җинаять эшләрен тикшерү барышында ачыкланган җинаятьләрнең өстәмә эпизодлары санының артуы белән бәйле. Мәсәлән, судка ике балигъ булмаган балага карата җинаять эше җибәрелгән, алар буенча җинаять эшчәнлегенең 21 эпизоды исбатланган.
«Балигъ булмаганнарның җинаятьчелек структурасы үзгәрмәде диярлек. Күпчелек өлеше милеккә каршы җинаятьләр, ә шәхескә каршы җинаятьләр саны 7% тан артмый. Наркоҗинаятьләр саны кимүе күзәтелә», – дип уртаклашты Илнур Хәялиев.
Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко