Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.03.2019, 16:18

Казанның Аккош күлендә үткән Май чабу бәйрәмендә 20 меңнән артык кеше булды

Киров районында "Мираж"төркеме катнашында кышны традицион озату булды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март). Бүген Казанның Киров районында "Мираж" төркеме чыгышы белән күңелле бәйгеләр, такмаклар белән кышны озату булды. Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәменә 20 меңнән артык кеше килгән.

Иртәдән үк кунакларны "Юность" мәдәният йортының иҗат коллективлары, "Красная горка" фольклор ансамбле, "Смайлики", "Салават күпере" бию коллективлары каршы алды. Бәйрәмдә балаларга да, аларның ата-аналарына да күңелле булды. Алар өчен оештыручылар төз ату, җитезлек һәм физик әзерлеккә бәйгеләр әзерләгән: агач кашык һәм киез ыргыту, халык такмакларын башкару, шулай ук балалар өчен күңелле стартлар.

Май чабу кунакларына сәхнәдә үзләрен күрсәтү, үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Сүз уңаеннан, бүген сәхнәдә инстаграм социаль челтәрендә узган бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Бәйгедә җиңүчеләрнең берсе Нина Тихомирова Май чабуга беренче тапкыр килеп, шунда ук бу бәйрәмгә гашыйк булуын әйтте. "Бу бәйрәмдә барыннан да бигрәк бердәмлек хисләре таң калдырды. Биредә уртак шатлык, чын бәйрәм кәефе сизелә. Киләсе елга мин, һичшиксез, якыннарымны һәм дусларымны чакырам", - дип вәгъдә итте Н.Тихомирова.

Май чабу бәйрәме белән кунакларны Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов котлады. Ул Май чабу - чын дуслык, гореф-гадәтләрне хөрмәт итү һәм хөрмәтләү бәйрәме, дип билгеләп үтте.

"Ян, ян, яктырак ян" сүзләре белән көчле алкышлар астында карачкыны яндырдылар.

"Мираж" төркеме солисты Маргарита Суханкинаның чыгышы бәйрәм кунаклары өчен төп бүләк булды. Ул Казанга кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм "Музыка нас связала", "Наступает ночь", "Новый герой" кебек хитларын башкарды, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.

Фоторепортаж
Аккош күлендә "Май чабу-2019", 10.03.2019
Барлык яңалыклар