Спорт ярышлары быел 4-нче һәм 5-нче майда узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель, Алена Мирошниченко). Казан марафонында катнашу өчен 20 меңнән артык кеше гариза биргән, бу узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкыр күбрәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан марафоны һәм Timerman спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров хәбәр итте.
Спорт ярышлары быел 4-нче һәм 5-нче майда узачак. Беренче көнне һәвәскәрләр һәм массакүләм йөгерешләр оештырыла. В.Янгиров журналистларга шулай ук актриса Дарья Поверенова һәм «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов 3 км дистанциягә йөгерәчәген хәбәр итте. Ярышлар көне тәмамлангач, Казанда Милләтләр парады узачак, биредә марафончылар – дөньяның 29 иленнән вәкилләр катнашачак. Йөгерешләрдән соң ярышларның төп призы - марафонда катнашучылар арасында автомобиль уйнату планлаштырылган. Ул йөгерүчеләрнең түштамга номерлары буенча үткәреләчәк. Әмма оештыручылар җиңүчене дөрес билгеләү өчен үзләре белән паспорт алуларын сорый. Шулай ук икенче приз – Истанбул марафонына бару да каралган. Көн азагында катнашучылар өчен «Пицца» төркеме чыгыш ясаячак.
5-нче майда Казан Марафоны кысаларында марафон буенча Россия чемпионаты узачак, биредә дистанцияне профессиональ спортчылар үтәчәк. В.Янгиров сөйләгәнчә, ярыш халыкара стандартларга яраклаштырылган. «Төп үзгәреш - әзерләнгән яссы һәм тиз йөрешле трасса. Мин үзем биеклекнең җыелмасын тикшерә идем, ул 130 метрдан кимрәк. Бу Лондон һәм Барселона марафоннарының дәрәҗәсе», - диде ул. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел йөгерү маршруты үзгәрде. Шулай ук 2,5 чакрымнан "сусауны басу пунктлары" (су һәм сулы губкалар), һәр 5 чакрым саен туклану пункты (су, изотоник эчемлек, банан һәм апельсиннар) урнашачак: болар әлеге чараны үткәрү дәрәҗәсен билгели. Дистанциянең икенче яртысында катнашучыларга энергетика гельләре биреләчәк, бу шулай ук халыкара марафоннарда да кулланыла, дип аңлатты спикер. «Спортчыларга уңышлы нәтиҗәләргә ирешү һәм кирәкле нормативларны үтә алыр өчен барлык шартлар да булдырылган», - дип билгеләп үтте ТР Спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров.
Россиянең Җиңел атлетика буенча бөтенроссия федерациясе спорт директоры Андрей Крупорушников билгеләп үткәнчә, Казан марафоны һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт чараларын уздыру тәҗрибәсе Казанда марафон буенча Россия чемпионатын оештырырга мөмкинлек биргән. «Без Татарстан Республикасының спорт чараларын оештыруда алдынгы булуын күрдек. Марафонда без ике әһәмиятле якны – массакүләм хәрәкәт һәм Россиянең иң көчле профессиональ атлетларының катнашуын берләштерергә теләдек. Татарстан тагын Россиянең җиңел атлетика башкаласына әверелсен иде дип телибез», - дип ассызыклады ул һәм булачак ярышлар нәтиҗәләре буенча яңа рекордларга өмет белдерде.