Казанда яшәүче хатын-кыз интернетта товар сатканда мошенникларга 2 мең сумнан артык акча күчергән.
Зыян күрүче сөйләгәнчә, бушлай белдерүләр сайтларының берсендә ул хатын-кыз бизәкләре сату турында мәгълүматны бастырган. Берникадәр вакыттан соң аңа алкалар алырга теләгән сатып алучы язган. Түләүне күчерү өчен җинаятьче сылтама җибәргән. Аның буенча күчкәч, кыз үзенең банк картасы реквизитларын һәм СМС-хәбәрдә кергән кодны күрсәткән.
Нәтиҗәдә Казанда яшәүче хатын-кыз хисабыннан 2 мең сумнан артык акча күчерелгән, ә аферачы элемтәгә чыкмаган. Ярдәм сорап кыз «Азино-2» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән, анда РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 нче өлеше буенча «Банк хисап язмасыннан кылынган урлау» буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Идарә тармагында шуны искәрттеләр: җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшереп чыгарга кирәк. Таныш булмаган кешеләргә банк карталарыгыз һәм хисап язмасылары турында мәгълүмат бирергә, билгесез хисапларга акча күчерергә ярамый.