В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейдлар 12-нче апрельдән 19-нчы апрельгә кадәр барды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Казанның җәмәгать транспортында бер атна эчендә, 12-нче апрельдән 19-нчы апрельгә кадәр, 2127 битлек режимын бозучы ачыкланган. Тикшерүләр автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган. Кисәтүләрдән соң барлык пассажирлар да битлекләрен кигән.
Барлыгы 78 контроль ноктада 2841 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелде. Рейдларда транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләре, шулай ук кондукторлар катнашты.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип билгеләп үтелә Казан җәмәгать транспортының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми битендә.