В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез шәһәр урамнарын җыештырырга 345 юл эшчесе һәм 350 берәмлек махсус техника чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 345 юл эшчесе һәм 350 берәмлек махсус техника, шул исәптән 55 катнаш юл машинасы, 64 трактор щеткасы, 115 үзбушаткыч, 54 фронталь төягеч, 35 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Кар чыгару Айдаров, Әхтәмов, Аэропорт, Батурин, Бауман, Беломорск, Боевая, Бертуган Батталовлар, Ваһапов, Васильченко, Кол Гали, Гарифьянов, Дежнев, Достоевский, Завод, Касаткин, Кремль, Кулагин, Патрис Лумумба, Лушников, Начальная , Октябрь, Петербург, Сәетгалиев, Симонов, Техника, Тинчурин, Федосеев, Фучик, Сибгат Хәким, Химик Чапаев, Чистай, Шаляпин, Энергетиклар, шулай ук Киров дамбасы территориясе, Җиңү проспекты һәм Универсиада, Ирек мәйданы, Себер тракты һәм башка участоклардан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 19 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 761 махсус техника һәм 457 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 464,9 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлек эчендә 330 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 43,8 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.