Ешрак шәһәр халкы һәм кунаклары автобуслар һәм метро белән файдаланганнар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). 2020 елда Казан халкы һәм кунаклары җәмәгать транспортында 183,4 млн. сәфәр кылды.
Иң популяр транспорт төре булып автобуслар булган – аларда 133 млн пассажирны йөрткәннәр. Икенче урында – метрополитен, аннан пассажирлар 21,5 млн тапкыр файдаланган. Троллейбусларда шәһәр халкы һәм кунаклары – 17,1 млн сәфәр, трамвайларда 11,8 млн сәфәр кылганнар.
2019 ел белән чагыштырганда пассажирлар агымы 30%-ка кимегән, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының транспорт буенча комитеты. Ул вакытта 260,7 млн пассажир йөртелгән. Автобусларда пассажирлар 190,9 млн сәфәр ясаган, метрода – 30,5 млн сәфәр, троллейбусларда – 23,8 млн йөрү, трамвайларда – 15,5 млн йөрү.