В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр механик рәвештә һәм кулдан башкарылган
Денис Гордийко фотосы
Ике атна эчендә Казан метрополитенында 17 чакрымнан артык тоннель юылган. «Кремль» станциясеннән «Җиңү проспекты»на кадәрге участокта махсус агрегат белән беренче төп юлда 6,7 мең метр ара юылган. Шулай ук тоннельнең икенче төп юлы буйлап «Авиатөзелеш» – «Яшьлек» тимер юл өлешендә 2,6 мең метр ара юылган.
Предприятие хезмәткәрләре тоннельнең икенче төп юлы буйлап «Кремль» – «Кәҗә бистәсе» тимер юл өлешендәге 1350 метр араны кулдан юганнар. Шул ук юл буйлап «Габдулла Тукай мәйданы» – «Кремль» тимер юл өлешендә тагы 450 метр ара кулдан юылган.
Моннан тыш, хезмәткәрләр «Кәҗә бистәсе», «Әмәт», «Яшьлек», «Төньяк вокзал», «Җиңү проспекты», «Авиатөзелеш» станцияләрендә 5,8 мең квадрат метр тирәсе метро стеналарын һәм рельслар арасындагы уемнарны кулдан юганнар.
Ике атна эчендә предприятие хезмәткәрләре «метро» төрендәге 37 ишекне төзекләндергән. Инвалидлар өчен каралган пандуслардагы 67 идән һәм стена плитәсе алыштырылган. Эшләр «Яшьлек» һәм «Әмәт» станцияләрендә башкарылган.
Электр транспорты депосы территориясендә 49 күчерү борысын алыштырганнар, 50 метр киңлектә рельс һәм 63 метр тоннель юлын көйләгәннәр.
Поездлар хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү һәм төзексезлекләрне булдырмау максатыннан эшнең төп өлеше төнге вакытта башкарыла, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.