Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.02.2025, 11:22

«Казанга гашыйк бул» конкурсына 160 тан артык гариза килгән

Үз эшләрен илнең 26 шәһәре һәм бистәләрендә яшәүчеләр тәкъдим иткән

«Казанга гашыйк бул» иҗади проектлар конкурсына 162 гариза килгән. Үз эшләрен Россиянең 26 шәһәре һәм бистәсе: Мәскәү, Сочи, Владивосток, Түбән Новгород, Ленинград өлкәсе, Ижевск, Төмән, Пермь, Уфа, Владимир һәм башкалар тәкъдим итте. Әлегә иң өлкән катнашучыга 66 яшь, ә иң кечесенә тиздән 12 яшь тула. Гаризалар кабул итү дәвам итә, дип хәбәр иттеләр KZN.RU хәбәрчесенә туризмны үстерү комитетында.

Катнашучылар арасында иң популяры «Туристик Казан» – иң яхшы фотоэш» номинациясе булды – аңа 69 гариза бирелде. Шулай ук түбәндәге номинацияләр буенча эшләр бәяләнәчәк: «Казанда туризм турында иң яхшы мәкалә», «Казан турында иң яхшы видеоролик» һәм «Казан турында иң яхшы видеоролик. Команда эше».

Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашуга гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды. Анда 14 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары катнаша ала. Конкурсантларга Казан мәдәниятен, Татарстан башкаласының үсешен, шулай ук шәһәр халкының яшәү рәвешен чагылдырган эшләрне җибәрергә кирәк. Проект авторныкы һәм моңа кадәр беркайда да бастырылмаган булырга тиеш.

Конкурсның гомуми приз фонды 670 мең сум тәшкил итә. Лауреатлар, номинацияләренә карап, 50 меңнән 150 меңгә кадәр акча алачак. Гаризаны проект сайтында бирергә һәм конкурс турында тулырак мәгълүматны белергә мөмкин.

Узган ел Россиянең 45 шәһәрендә, шул исәптән Владивосток, Симферополь, Екатеринбургта яшәүчеләр катнашты. Өч номинация буенча барлыгы 255 гариза җибәрелгән иде.

Барлык яңалыклар