Юлларны эшкәртү өчен 1165 тонна бозлавыкка каршы матдә кулланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 13481 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 269 юл эшчесе һәм 643 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 165 катнаш юл машинасы, 15 кар төягеч, 114 трактор щеткасы, 22 грейдер, 78 фронталь төягеч, 39 "Барсик" мини-төягече, 194 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 1165 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 274 тонна реагент һәм 891 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 420 юл эшчесе һәм 341 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар түбәндәге урамнардан чыгарылачак: 2-нче Тура, Әпсәләмов, Айдаров, Айдинов, Бассейн, Батыршин, Бауман, Белинский, Беломорск, Витер, Восстание, Гагарин, Гарифьянов, Ершов, Железнодорожник, Камай, Карбышев, Королев, Кремль, Ленинград, Лена, Литвинов, Патрис Лумумба, Мәрҗәни, Мариуполь, Меридиан, Каюм Насыйри, Петербург, Сара Садыйкова, Спартак, Хәсән Туфан, ТЭЦ, Сибгат Хәким, Четаев, Чистай, Ягодинская, Әмирхан һәм Ямашев проспектлары, Горьковский шоссесы, Себер тракты, Ирек мәйданы һәм тукталышлар мәйданчыкларыннан.