В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмә 6 нчы декабрьдә «Хәзинә» галереясында ачыла.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы ноябрь). ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Александр Рубцов. Тунис һәм Россия арасында» дигән күргәзмә ачылачак. Экспозиция XX гасырның беренче йөзенә караган ориенталист рәссамның 120 дән артык әсәрен үз эченә ала. Эшләр Тунис коллекционеры Мехди Дусс ярдәме белән тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәдә килүчеләр яр буе һәм чүлнең кояшлы пейзажларын, кабатланмас архитектурасы булган ап-ак көнчыгыш шәһәрләрен сурәтләгән картиналарны күрә алачаклар. Рәссам урамнардагы һәм базарлардагы көнкүреш күренешләренә дә мөрәҗәгать итә, шулай ук җирле халык портретларын да тәкъдим итә.
Россиядә, Санкт-Петербургтагы Император сәнгать академиясендә укыганда иҗат ителгәннәрдән тыш, останың әсәрләре калмаган диярлек. Картиналарның күбесе Тунис, Марокко һәм Франция коллекционерлары кулыннан кулына тапшырылган.
Экспозиция 6 нчы декабрьдә 14:00 сәгатьтә ачыла. Бу көнне керү 16 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр өчен дә бушка булачак. Киләсе көннәрдә керү билетлар буенча башкарылачак. Күргәзмә 2023 елның 26 нчы февраленә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.
Күргәзмә Тунис Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге һәм Дәүләт Рус музее ярдәмендә үткәрелә.