336 машина йөртүче һәм 42 җәяүлене административ җаваплылыкка тартканнар
Узган тәүлектә Казанда 123 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның дүртесендә зыян күрүчеләр бар. Дүрт кеше, шул исәптән ике бала, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Иртән 53 яшьлек машина йөртүче Липатов урамындагы 5 нче йорт каршында куркынычсыз аралыкны сайламаган һәм 68 яшьлек хатынны бәрдергән. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән зыян күрүчене хастаханәгә салганнар.
Көндез Белинский урамындагы 5 нче йорт янында 51 яшьлек машина йөртүче юл бирмәгән һәм 14 яшьлек баланы бәрдергән. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, яшүсмерне хастаханәдән җибәргәннәр.
Кич белән Чуйков урамында 3 нче йорт каршындагы 15 яшьлек питбайк йөртүчесе идарә итүне башкара алмаган һәм бордюр ташына бәрелгән, шуннан соң ауган. Алган җәрәхәтләре белән яшүсмерне хастаханәгә озатканнар.
Шулай ук узган тәүлектә 336 машина йөртүче һәм 42 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Аларның 49 ы куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган, бишесе балаларны йөртү таләпләрен санга сукмаган. Тугыз кеше исереклек билгеләре белән машина йөрткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ ЮХИ пропагандасы бүлегендә.