Контактсыз түләү сервисы дүрт ай элек эшләтеп җибәрелгән
Казанда метрополитенның 12 меңнән артык пассажиры биометрия буенча йөрү өчен түләгән. Сервисны шәһәр халкы һәм кунаклары өчен 2024 елның август ахырыннан җир асты транспортының барлык станцияләрендә кулланырга мөмкин.
Контактсыз түләү мөмкинлегеннән файдалану өчен, «Биометрия дәүләт хезмәте» кушымтасы аша Бердәм биометрик системада теркәлергә кирәк. Метрода барганда пассажирга турникетта махсус терминалда карау да җитә.
Түләү эшкәртү берничә секундтан да артмый. Система Face2 технологиясе базасында (ПАО «Ак Барс» Банк технологик бүлекчәсе) гамәлгә ашырыла. «Биометрия буенча түләү – кешеләргә үзенең иң кыйммәтле ресурсларын – вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә торган юл йөрү өчен түләүнең тагын бер мөмкин булган акчасыз ысулы», – дип хәбәр итә МУП «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, узган елда Казан метрополитены 39 млн 356 мең пассажир йөрткән – күрсәткеч 11% ка арткан. Барлыгы 2024 елда трамвайлар, троллейбуслар һәм метро белән 80,5 миллионнан артык кеше файдаланган.