В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәктәп маршрутлары 25 нче гыйнварда яңадан эшли башлады
Фото: Денис Гордийко
«Мәктәп укучыларыбызга, югары сыйныф укучыларына, сыйныф җитәкчеләренә, педагогларга – әлеге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт, – дип рәхмәт белдерде мэр Илсур Метшин. – Алар үз мәктәпләре һәм күрше мәктәпкәчә балалар учреждениеләре территорияләрен чистартуда ярдәм итүдән тыш, мохтаҗларга мөһим волонтерлык ярдәме дә күрсәтте».
Ирек Ризванов сөйләвенчә, көчле кар яву сәбәпле, мәгариф учреждениеләренә азык-төлек китерү һәм чүп чыгару кыенлашкан, мәктәп автобуслары хәрәкәте белән дә кыенлыклар килеп чыккан. Шәһәрдә барлыгы 36 мәктәп маршруты бар, алар буенча 2,5 меңнән артык укучы йөри. Аларның күбесе торак массивларда һәм поселокларда башлана, анда автобуслар кар яуганнан соң беренче көннәрдә йөри алмаган.
«Балалар өчен дистанцион технологияләр кулланып укыту оештырылды. Мәктәп маршрутлары 25 нче гыйнварда яңадан эшли башлады. Шулай ук укучыларның иминлеге максатларында балалар өчен шәһәрдән читтә оештырылган барлык сәфәрләр дә гамәлдән чыгарылды», – дип җиткерде Ирек Ризванов.
19 нчы гыйнварның икенче яртысында һәм 20 нче гыйнварда һава торышы начар булу сәбәпле, белем бирү учреждениеләренә дистанцион уку форматына күчү тәкъдим ителде. Шулай ук 22 нче һәм 23 нче гыйнварда да тәкъдим сакланды, әмма ул вакытка мәктәп территорияләренең күп өлеше кардан чистартылып өлгерелгән.
Диана Жиленкова