Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2024, 12:38

Казанның 100 дән артык укучысы шәһәрнең шәхси секторындагы мохтаҗларга кар чистартуда ярдәм итте

Мәктәп маршрутлары 25 нче гыйнварда яңадан эшли башлады

Фото: Денис Гордийко

ТР башкаласында күп кар яуган вакытта 100 дән артык Казан укучысы ялгыз кешеләр, өлкәннәр һәм инвалидлар яшәгән шәхси секторда участокларны чистартуда ярдәм итте. Педагоглар һәм ата-аналар белән бергә укучылар шулай ук мәгариф оешмалары территорияләрен һәм аларга керү юлларын чистартканнар. Бу хакта Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов кар чистарту буенча оператив штабның чираттагы утырышында хәбәр итте.

«Мәктәп укучыларыбызга, югары сыйныф укучыларына, сыйныф җитәкчеләренә, педагогларга – әлеге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт, – дип рәхмәт белдерде мэр Илсур Метшин. – Алар үз мәктәпләре һәм күрше мәктәпкәчә балалар учреждениеләре территорияләрен чистартуда ярдәм итүдән тыш, мохтаҗларга мөһим волонтерлык ярдәме дә күрсәтте».

Ирек Ризванов сөйләвенчә, көчле кар яву сәбәпле, мәгариф учреждениеләренә азык-төлек китерү һәм чүп чыгару кыенлашкан, мәктәп автобуслары хәрәкәте белән дә кыенлыклар килеп чыккан. Шәһәрдә барлыгы 36 мәктәп маршруты бар, алар буенча 2,5 меңнән артык укучы йөри. Аларның күбесе торак массивларда һәм поселокларда башлана, анда автобуслар кар яуганнан соң беренче көннәрдә йөри алмаган.

«Балалар өчен дистанцион технологияләр кулланып укыту оештырылды. Мәктәп маршрутлары 25 нче гыйнварда яңадан эшли башлады. Шулай ук укучыларның иминлеге максатларында балалар өчен шәһәрдән читтә оештырылган барлык сәфәрләр дә гамәлдән чыгарылды», – дип җиткерде Ирек Ризванов.

19 нчы гыйнварның икенче яртысында һәм 20 нче гыйнварда һава торышы начар булу сәбәпле, белем бирү учреждениеләренә дистанцион уку форматына күчү тәкъдим ителде. Шулай ук 22 нче һәм 23 нче гыйнварда да тәкъдим сакланды, әмма ул вакытка мәктәп территорияләренең күп өлеше кардан чистартылып өлгерелгән.

Диана Жиленкова

Фоторепортаж
Башкарма комитетта кар җыю буенча штаб узды
Видеорепортаж
02.02.2024 14:21
Башкарма комитетта кар җыю буенча штаб узды
Барлык яңалыклар