Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2024, 12:55

Казан марафонында катнашу өчен 10 меңнән артык кеше теркәлгән

Иң популяр дистанция – ярыммарафон

Фото: Денис Гордийко

10 нчы Казан марафонына якынча ике ай вакыт калып бара, ә анда катнашу өчен 10 242 атлет инде теркәлгән. Иң күп теркәлүчеләр – 2 397 кеше – Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән. Гомумән алганда, оештыручылар дөньяның 11 иленнән 30 меңгә якын катнашучыны көтә.

Әлбәттә, казанлылар үзләре дә активлык күрсәтә. Республикадан шулай ук Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яшел Үзән халкы катнашырга теләк белдергән. Татарстаннан барлыгы 1 863 кеше теркәлгән.

Марафонны оештыручылар чара кысаларында ТРның йөгерергә яратучы районын билгеләячәк. Җиңүче район үзәкләрендә яңа спорт мәйданчыклары төзеләчәк.

Марафончылар арасында иң популяр дистанция – 21,1 км – ярыммарафон. Аңа 3 230 атлет теркәлгән. 3 054 катнашучы 10 километрга йөгерәчәк, ә марафон дистанциясен (42,2 км) 2 367 кеше үтәргә батырчылык иткән.

Моннан тыш оештыручылар балалар өчен дә масштаблы ярыш уздырырга планлаштыра. Ул 5 меңгә якын яшь спортчыны колачлаячак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан марафонына Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Башкортостан һәм Идел буеның башка төбәкләре вәкилләре киләчәк. Чит ил спортчылары арасында Казахстан, Белоруссия, Австралия, Вануату, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Венгрия һәм Үзбәкстан атлетлары булыр дип көтелә.

Марафон 11-12 нче майда узачак. Аңа старт Казан Кремле диварлары янында биреләчәк. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Барлык яңалыклар