Казан Кремленең тау бите тамашачылар өчен иң яхшы урын булып тора.
Фото: Денис Гордийко
Меңьеллык мәйданында үткәрү пунктлары «Кремль» метро станциясенә керү юлында һәм Кремль яр буе ягыннан урнашкан. Казан Кремленең тау бите парадны карау өчен иң яхшы урын булып тора.
Йөрештә 25 парад расчеты катнашачак. Казан суворов хәрби училищесының барабанчылар җыелма ротасы ритмы астында Меңьеллык мәйданы буенча Казан гарнизонының 1 меңнән артык хәрби хезмәткәре, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре, хәрби училище курсантлары, кадет сыйныфлары укучылары, Яшь армиячеләр һәм суворовчылар, республика иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре строй адымы белән узачак.
Аннан соң сугыш чорындагы 24 берәмлек хәрби техника – легендар Т-34-85, ИС-3, Т-34 «Татария колхозчысы» танклары, атаклы «Катюша», СУ-100 үзйөрешле артиллерия җайланмасы, бронетранспортерлар, ремонт-эвакуация техникасы үтәчәк.
Колоннаны 26 ретроавтомобиль ябачак, алар арасында танылган «Победа», пушкалы газ-61-416, ГАЗ-51, ЗИС-5, ЗИС-110, ЗИМ һәм башкалар бар. Шул ук көнне Меңьеллык мәйданында ретроавтомобильләр күргәзмәсе дә була – шәһәр халкы һәм кунаклары ГАЗ-АА («полуторка»), ГАЗ-67, спорт мотоцикллары һәм башкалар фонында истәлекле фоторәсемнәр ясый алачак.
Парад «Җиңү көне» җыры белән тәмамланачак, аны Казанның мең кешедән торган җыелма хоры башкарачак. Бәйрәмнең махсус кунагы РФ атказанган артисты Дмитрий Дюжев булачак. Ул Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән бергә шигъри һәм вокаль композицияләр тәкъдим итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, бүген казанлыларны һәм шәһәр кунакларын зур чаралар программасы көтә, ул 22:00 сәгатьтә матур салют белән тәмамланачак. Тулырак программа, транспорт хәрәкәтен чикләү, җәмәгать транспорты җәдвәлендәге үзгәрешләр турында мәгълүмат KZN.RU порталының «Казан Җиңүне бәйрәм итә» бүлегендә урнаштырылган.