Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2024, 13:09

Татарстанлылар ел башыннан 1,8 меңнән артык ташламалы ипотека кредиты рәсмиләштергән

Нигездә фатир сатып алучылар төзелештә өлешләп катнашу турында килешүләр төзиләр

Фото: Денис Гордийко

Ташламалы ипотеканы кредитлау буенча дәүләт программасы гамәлгә кергәннән бирле Татарстан халкы – 36 мең 170, шул исәптән быел 1805 килешү төзегән. Шуларның 30 мең 158 е – төзелештә өлешләп катнашу килешүләре, 4207 се – сатып алу-сату килешүләре, тагын 1764 е – таләп хокукын бирү турында килешүләр.

«Яңа йортлардагы фатирларга дәүләт ярдәме белән ипотека рәсмиләштерү күчемсез милек базарында иң популяр дәүләт программаларының берсе булып санала. Ул 2020 елда эшли башлады һәм берничә тапкыр озайтылды. Агымдагы елның гыйнвар һәм февраль айларында безнең ведомство тарафыннан 1800 дән артык ташламалы ипотека кредиты теркәлде. Бер ел элек әлеге күрсәткеч 1300 тирәсе иде. Үсеш якынча 38% ны тәшкил итте», – диде Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Республиканың Риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев сүзләренә караганда, беренчел торак базарында сатып алучыларның 80% тан артыграгы фатирны түбән ставкалы ипотека буенча сатып алу мөмкинлегеннән файдалана.

«Гаилә ипотекасы һәм IT-ипотека белән берлектә дәүләт ярдәме программасы күчемсез милек базарында фатирларга сорау артуга сизелерлек йогынты ясады. Соңгы вакытта субсидияләнгән ставкадан файдаланучы гражданнар категорияләре өчен үзгәрешләр булды, әмма иң мөһиме – балалы гаиләләр өчен ташламалы шартлар саклана», – дип аңлатты ул.

Барлык яңалыклар