Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2020, 14:05

2019 елда 1,5 меңнән артык табиб Татарстан медицина учреждениеләренә эшкә урнашкан

Республика буенча медицина кадрлары белән тәэмин ителешнең артуы күзәтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар, Ксения Швецова). 2019 елда Татарстанның сәламәтлек саклау системасы 1565 белгеч белән тулыланды. Узган ел нәтиҗәләре буенча табиблар белән тәэмин ителеш 10 мең кешегә – 35,4, ә урта медперсонал белән 90,3 тәшкил иткән. Тулаем алганда, республика буенча медицина кадрлары белән тәэмин ителешнең артуы күзәтелә. Мондый нәтиҗәләргә медицина югары уку йортларында студентларны максатчан укыту һәм табиблар белән урта медперсонал өчен каралган төрле социаль ярдәм чаралары ярдәмендә ирешелә, дип билгеләп үтте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов.

Поликлиникаларда штаттагы барлык табиб вазыйфаларының комплектлылыгы 71% тәшкил итә

Республика медицина учреждениеләренә урнашкан 227 кеше - укуны тәмамлаганнан соң ук беренчел аккредитация процедурасын узганнар (табиб практикасына рөхсәт алган) һәм бүген участок терапевтлары, педиатрлар, теш табиблары һәм башка белгечлекләр буенча эшли. Тагын 226 кеше - ординатураны тәмамлаучылар. Якынча 153 табиб шәхси клиникалардан дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларына эшкә килде. Шунысы кызык, бу шәхси оешмаларга күчкән табиблар саны белән чагыштырганда күбрәк - андыйлар 109 кеше.

«Узган ел 1285 табиб сәламәтлек саклау системасыннан китте. Эшкә урнашучылар саны белән чагыштырганда, үсеш 280 табиб тәшкил итә, - дип хәбәр итте И.Фатыйхов. – Узган ел бу сан 221 кеше дәрәҗәсендә иде. Шуңа күрә без хәлне тотрыклы саклап кала алдык һәм медицина кадрлары белән тәэмин ителеш үсешенә ирештек, дип билгеләп үтә алабыз. Бу начар нәтиҗә түгел. Россиянең 50-дән артык төбәге бу күрсәткечләрдә тискәре динамикага ия».

Агымдагы ел башына республикада медицина хезмәткәрләре саны 47 мең 562 кеше тәшкил итә, шуларның 13 мең 716-сы – табиблар, 36 меңе – урта медперсонал. Шул ук вакытта медицина учреждениеләрен тар белгечләр белән тәэмин итү проблемасы актуаль булып кала бирә, дип өстәде И.Фатыйхов. Әйтик, бүгенге көндә медицина кадрларына ихтыяҗ якынча 1,5 мең табиб тәшкил итә: амбулатор клиникаларга 970 белгеч һәм медицина оешмаларының стационар бүлекчәләренә 530 белгеч таләп ителә.

Анестезиологлар-реаниматологлар, ашыгыч медицина ярдәме табиблары, фтизиатрлар, патологоанатомнар, кардиологлар, неонатологлар, лор-табиблар, офтальмологлар кебек белгечлекләр буенча аеруча зур кытлык күзәтелә.

«Дефицит саклана, әмма без бу проблеманы акрынлап хәл итә алабыз. Бүгенге көндә поликлиникаларда штаттагы табиб вазыйфаларының туплануы 71% тәшкил итә», – дип өстәде спикер.

Фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАП) кадрлар белән тәэмин итү буенча аерым мониторинг үткәрелә. Бүген алар бөтен республика буенча 1728 кеше исәпләнә, кадрлар белән тәэмин ителеш 97,5% тәшкил итә.

211 кеше максатчан кабул итү квоталары буенча медицина югары уку йортларына керде

Хастаханәләрне һәм поликлиникаларны кадрлар белән тәэмин итү проблемасын хәл итәргә студентларны максатчан укыту ярдәм итә, дип билгеләп үтә белгечләр. Шулай итеп, быел 211 мәктәпне тәмамлаучы укучы медицина эшчәнлеге юнәлеше буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан максатчан кабул итү квоталары буенча югары уку йортларына керде. Аларның 157-се максатчан бюджет ординатурасына бүленгән. Алар барысы да киләчәктә дәүләт сәламәтлек саклау системасында 3 ел эшләргә тиеш булачак.

«Студентлар саны сизелерлек артты: узган ел чыгарылыш 466 кешедән торса, быел без 640 укучыны укырга кабул иттек. 125 студент максатчан шартларда укый», - дип аңлатты Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов.

КДМУ һәм муниципалитет белән берлектә «50-гә 50» республика программасы тормышка ашырыла, ул вакытта уку бәясенең яртысын муниципалитет түли. Узган ел әлеге программа буенча 19 кеше җыелган.

Моннан тыш, 2014 елдан КФУ белән берлектә ТР максатчан чаралары хисабына «Дәвалау эше» белгечлеге буенча медицина факультетында 60 кеше укый. Быел ук 40 студентның беренче чыгарылышы булачак, алар дәүләт медицина учреждениеләренә эшкә урнашырга тиеш, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү программалары башка төбәкләрдән табибларны җәлеп итә

Медицина кадрларына кытлык проблемасын хәл итүдә социаль ярдәм чаралары аерым роль уйный, дип өстәде И.Фатыйхов. Алар арасында башка төбәкләрдән килгән белгечләргә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен бирү буенча федераль программа бар – 1 млн.сум табибка һәм 500 мең сум фельдшерга. Узган ел бу программа буенча 78 табиб һәм 22 фельдшер җәлеп ителде. «Быел түләү күләмен арттырдылар: табиб – 1,5 млн сум, фельдшер 750 мең сум акча алачак», - дип өстәде спикер.

Тагын бер мөһим программа – ТР Хөкүмәте грантларын бирү. Программа кысаларында республикага эшкә килгән табибларга 500 мең сум күләмендә грант бирелә. Узган ел килгән белгечләргә 128 грант бирелде.

Медицина учреждениеләре хезмәткәрләре шулай ук социаль ипотека программасы буенча торак алу мөмкинлегеннән файдалана ала, ул министрлыкның максатчан квотасы буенча тормышка ашырыла. Программа ярдәмендә ике ел һәм аннан да күбрәк вакыт аралыгында эшләүче белгечләр эш урыны белән янәшә беренче чиратта торак алырга хокуклы. Быел Казанда Республика клиника хастаханәсе янында медицина хезмәткәрләре өчен йорт төзелә башлады, дип әйтте И.Фатыйхов һәм бу практиканы республиканың башка шәһәрләренә дә тарату планлаштырыла, дип өстәде.

«Кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итүче башка программалар да бар. Зур ярдәм – һәр төбәктә үз программалары булдырылган илкүләм проектлар, - диде И.Фатыйхов. - Без бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез».
Барлык яңалыклар