Тикшерү 33 шәһәр тукталышында һәм метро станцияләрендә узды.
Фото: Транспорт комитеты
Автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрода тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташу оешмасы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизия хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре үткәрде.
Барлыгы 974 җәмәгать транспорты берәмлеге каралды, тикшерү 33 шәһәр тукталышында һәм метро станцияләрендә узды. Рейд нәтиҗәсендә тикшерүчеләр битлексез 1585 пассажирны ачыклаган. Аларның 1548-е шәхси саклану чараларын урында кигән, ә 37 пассажир битлек булмау сәбәпле җәмәгать транспортыннан төшеп калган, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.