В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гомумән алганда, табиблар 7,7 меңнән артык шалтырату кабул иткән
Фото: Марат Мөгыйнов
Бәхетсезлек очракларына медикларны 839 тапкыр чакырганнар. Юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 60 шалтырату килгән, аварияләрдә 49 кеше җәрәхәтләнгән. Медицина учреждениеләренә 26 зыян күрүче китерелгән. Янгынга бригадалар 14 тапкыр чыккан, биш кеше зыян күргән.
Иң күп шалтыратулар (6848) төрле авырулар аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләр аркасында булган. Кискен миокард инфаркты аркасында медиклар – 37 тапкыр, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы сәбәпле 101 тапкыр чыкканнар.
Бала тудыруга 72 тапкыр барылды, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.