Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.10.2022, 09:35

Бай эчке дөнья һәм шаблоннарның булмавы: Казанның аутистик спектры бозылган балалары ничек мультфильмнар ясарга өйрәнә

KZN.RU порталы ни өчен аутизмлы балаларның иҗади тармакларда потенциалы зур булуы һәм мондый яшьләр белән ничек эшләргә кирәклеге турында махсус язма әзерләде.

Фото: «Дети Ау» проекты архивы

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче октябрь, Диана Жиленкова). Бүген Халыкара анимация көне – мультфильмнар, видео уеннар, компьютер графикасы һ.б. булдыручыларның һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә әлеге иҗади индустриянең бер өлеше була ала, мәсәлән, аутизмлы балалар. Шаблоннарның булмавы һәм гаҗәеп дөньялар тудыру сәләте – аларның үзенчәлеге, дип саный «Дети Ау» инклюзив проекты җитәкчесе Альбина Нәфыйгова, аның кураторлыгы астында аутистик спектры бозылган балалар Казанның 1 нче номерлы мәктәбе базасында анимация белән шөгыльләнә. Ул KZN.RU порталына аутизмлы балаларның иҗатта ничек ачыла алулары, ни өчен аларга шәхси якын килү соралуы һәм ничек эш процессында команда рухын саклап калырга мөмкин булуы турында сөйләде.

«Аутизмлы кешеләрнең иҗади тармакларда потенциалы аеруча зур»

Проект 2020 елда ук башланды, ул аутистик спектры бозылган балаларга үзләрен иҗади мохиттә табарга булышыр дип эшләнгән иде, дип искә ала Альбина Нәфыйгова. 1 нче номерлы мәктәп бушлай эксперименталь студия өчен мәйдан булган, анда аутизмлы укучылар гадәти сыйныфларда моңарчы да шөгыльләнгән. Бер яктан, кагыйдәләр һәм билгеләр булган дәресләр булса, икенче яктан, балалар бергә эшләгәндәге иҗади процесс. «Балалар гел рәсем ясадылар, һәм бу ниндидер зуррак эшкә әйләнергә тиешлеге аңлашыла иде. Башта күргәзмә барлыкка килде, аннары рәсемнәрне җанландыру идеясе туды, аннары боларның барысын да цифрлаштыру теләге уянды», – дип сөйләде проект кураторы.

Табигатьләре буенча аутистик спектрлары бозылган балалар – визуаллар, һәм оригиналь визуаль продуктлар эшләгәндә, алар үзләрен аеруча яхшы яктан күрсәтәләр, дип игътибар итә А.Нәфыйгова. Шул ук вакытта иҗади атмосфера аутизмлы балаларга аралашуда кытлык кичермәскә мөмкинлек бирә. «Үзенчәлекләре булган бала мөстәкыйль шәхес булсын өчен, аңа булышырга кирәк. Аутизмлы кешеләрнең нәкъ менә креатив индустрияләрдә потенциалы зур, – дип саный А.Нәфыйгова. – Аларның дөньясы бик бай, үзләре кыю, шаблоннар буенча фикер йөртмиләр. Өстәвенә, иҗат белгечләре үзләре үк бик креатив һәм башкаларның үзенчәлекләрен дә җиңелрәк кабул итәләр».

Аутистик спектры бозылган балалар анимация белән узган ел студиядә шөгыльләнә башладылар. Әлеге сәнгатьне төрле составта якынча 10 га якын бала үзләштергән – алар барысы да 1 нче мәктәпнең 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге укучылары. Ярты ел эчендә алар төрле озынлыктагы 50 анимацион эпизод төшергәннәр.

«Кино куелышы – иҗат кебек үк процессның мөһим өлеше»

Иҗат процессы сюжетны уйлап табудан башлана. Кайбер балалар дәресләргә әзерләнеп үк килә. Бала белән эшләгәндә, аның өстенлекләре һәм күнекмәләре исәпкә алына. Аннары геройлар һәм башка детальләр эшләнә.

Барысы да әзерләнгәч, кәгазь, пластилин, буяулар, карандашлар һәм, әлбәттә, мультфильм эшләнәчәк мини-студия (станок) эшкә керешә. «Бу пыяласыз аквариумга охшаган махсус җайланмалар», – дип аңлатты проект кураторы. Станокларда вертикаль һәм горизонталь фон каралган. Шулай ук яктырткычларны урнаштыру һәм барлык вакыйгаларны камера яки телефонга төрле ракурслардан төшерү мөмкинлеге бар.

«Балалар хәрәкәт этапларын үзләштергәндә, кәгазь кисәкләреннән кеше ясадылар. Аларга, мәсәлән, башны күрсәтеп, ул тәннең шундый өлешен били, дип җиткерделәр. Балалар, кеше анатомиясен ясау өчен, кулларны өч сегменттан ясадылар – җилкә, беләк һәм кул чуклары. Аяк белән дә шулай ук. Балаларга сегментлар никадәр бүленгән булса, бию шулкадәр күңеллерәк булачак, аякларны төрлечә бөгеп була, дип аңлаталар», – дип уртаклаша А.Нәфыйгова.

Эшнең соңгы этапларында (әйтик, монтажлауда) аутистик спектры бозылган балаларга укытучылары яки тьюторлары булыша. Мондый команда эше дә уңышлы булып чыкты: кемдер фон эшкәртүне үз өстенә ала, икенчесе – геройлар булдыруны.

Әмма анимация, башка кино продуктлары кебек үк, монтажерның өстәлендә тәмамланмый, ахыргы нокта – тамашачы, дип аңлата спикер, шуңа күрә мультфильмның һәм проект турында фильмның премьерасы күрсәтелә. «Кино куелышы – иҗат итү кебек үк процессның мөһим өлеше. Тамашачы үз фикерен җиткерә, ә аутистик спектры бозылган балаларның иҗаты аларның эчке дөньясын сүзсез дә аңлашыла торган визуаль телдә күрсәтә. Аралашу күнекмәләре булмаган, яңа контактлардан, кешеләрдән, шартлардан аерылган аутистик спектры бозылган балалар өчен дә мондый чаралар кирәк», – дип саный А.Нәфыйгова.

«Балалар үз фантазияләреннән образларны  мөстәкыйль рәвештә җиткерә алалар»

Проект кураторы билгеләп үткәнчә, укытучыларны сайлаганда педагогик тәҗрибә генә түгел, ә осталык дәрәҗәсе дә мөһим фактор булып тора. «Гадәттә педагогикада барысы да гадидән катлаулыга таба бара. Ләкин безнең студиядә шөгыльләнүче балаларның фикерләве бераз башкачарак, алар образларны ниндидер детальләр аша түгел, ә тулысынча кабул итәләр, – дип аңлата спикер. – Техник монтажлау яки төшерү процессларын үзләштерергә ярдәм итсәләр, алар үз фантазияләреннән образларны мөстәкыйль рәвештә җиткерә алалар. Шуннан соң аларда продуктив иҗат процессы башлана».

Аутизмлы балалар белән эшләүдә индивидуаль якын килү кирәк, мотивациягә аерым игътибар сорала, барысына да бер бирем биреп булмый. «Алар рәсемне начар яки яхшы итеп ясамыйлар, гомумән, я ясыйлар, я ясамыйлар гына. Һәркемнең үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Мәсәлән, барысы да эт ясарга тиеш иде, үрнәк итеп рәсеме дә куелды, ләкин һәрберсенең сурәте төрле булып чыкты.

Кемдер далматинецны ясаган, кемнеңдер такса килеп чыккан», –дип билгеләп үтте проект кураторы.

Балалар өчен биремнәр бер үк булса да, һәркемнең үз тарихы килеп чыга, чөнки балаларга әвәләргә, персонажлар ясарга һәм аларны төшерергә генә түгел, ә геройларны хәрәкәткә китерергә дә кирәк. «Мисал өчен, бер кыз яфрак ярган вакыттагы фазаны, аннан тамчы төшүне яхшы тоя, ахыр чиктә идеаль салмак хәрәкәт барлыкка килә. Башка баланың рәсемнәрендә хайваннар, кошлар әйбәт килеп чыга, ләкин хәрәкәт бераз өзегрәк, гәрчә монда да үз авторлык стилистикасы бар», – дип искә төшерә А.Нәфыйгова.

Аның сүзләренчә, студиянең якын киләчәктәге бурычы – барлык эшләрне бердәм циклга туплау. Анимация юнәлеше иң якты һәм продуктив булды, һәм аны үстерергә уйлыйлар. Проект кысаларында, анимациядән тыш, балалар кино, музыка, сынлы сәнгать дөньясы белән таныша.
Барлык яңалыклар