Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2021, 11:43

Номерсыз машиналарның тәгәрмәчләрен блоклау Казанның муниципаль парковкаларында урыннарның өчтән берен бушатты

Парковка өчен түләү саны 25%-ка арткан.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда тулы булмаган бер атна эчендә, муниципаль парковкаларда тәгәрмәчләр блокираторлары кулланыла, буш урыннар саны 30%-ка арткан, ә парковка өчен түләүләр күләме – 25%-ка. «Шунысы сөендерә, халыкның һәм автомобиль хуҗаларының күпчелеге бу инициативаны хуплады. Барысы да аңлый: беркем дә мөмкин булмаганны таләп итми, бөтен кеше өчен дә бер төрле кагыйдәләр. Бу штрафлар, акча җыю өчен эшләнми. Бу башкаларны хөрмәт итмәүче автомобиль хуҗалары белән көрәш буенча халыкара тәҗрибә», – диде бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.

Исегезгә төшерәбез, 22-нче декабрьдән Казанда муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозучыларга йогынты ясауның яңа чарасы гамәлдә: дәүләт номерларыннан башка калдырылган автомобильләр тәгәрмәчләренә, хуҗаларының шәхесен ачыклаганчы, блокираторлар куела. Рейдлар уздыруның беренче өч көнендә 38 административ материал кузгатылды, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

«Хокук бозуларсыз да булмады: ике блокиратор урланды. Аларның берсе соңыннан муниципаль парковканың башка участогында ватылган килеш табылды», – дип өстәде И.Шакиров. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләренең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә ике закон бозучыны да полиция бүлегенә китергәннәр, хәзер хокук бозу фактлары буенча процессуаль гамәлләр алып барыла. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары шулай ук өстәмә блокираторлар сатып алынуын хәбәр итте.

«Бүгенгә башка ысул уйлап чыгарылмаган әле. Әгәр кемдер уйлап тапса – тәкъдимнәр кертегез, һичшиксез, аларны карарбыз, – диде И.Метшин. – Парковкаларда урыннар 30%-ка артты – бу вектор дөрес, аны дәвам итәргә кирәк дигән сүз».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.12.2021
Видеорепортаж
27.12.2021 12:11
Номерсыз машиналарның тәгәрмәчләрен блоклау Казанның муниципаль парковкаларында урыннарның өчтән берен бушатты
Барлык яңалыклар