Теләге булган һәркем волонтерлар сафына кушыла һәм хәйрия ашларын оештыруда катнаша ала.
Фото: Денис Гордийко
Кайнар ризыкны йортсыз калучылар, күп балалы гаиләләр, ятимнәр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, аз керемле ялгыз пенсионерлар ала ала.
Кичә мохтаҗларны беренче һәм икенче ризык, салат, ипи, камыр ризыклары белән сыйладылар. «Зәкят» фонды хезмәткәрләре бер сәгать эчендә 50 дән артык кешене ашатты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Волонтер булыр һәм акциядә катнашыр өчен +7(843)225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.