В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республиканың күп балалы һәм аз керемле гаиләләреннән 100 дән артык бала ярдәм алачак
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август). «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен башлап җибәрде. Бөтен Татарстаннан күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән 100 дән артык бала ярдәм алачак.
Мәктәп букчасы комплекты үзгәрешсез булып кала: аңа канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар керә, дип ачыклык керттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә. Акчаларны күчерү өчен реквизитлар оешма сайтында бастырылган.
Казанда гадәттәгечә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза. Ел саен аз керемле гаиләләрдән Казанның меңнән артык укучысы бүләк комплектлары ала. Быел тантаналар шәһәрнең һәр районында 18 нче августтан 25 нче августка кадәр «Мәскәү», «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә, Ленин ис. мәдәният йортында узачак.