В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты Россиянең барлык төбәкләреннән күрмәүче һәм начар күрүче 245 кешене берләштерәчәк.
Фото: «Ярдәм» хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы февраль). Татарстан башкаласында өстәмә рәвештә Россиянең төрле төбәкләреннән 245 күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрне укыту һәм реабилитацияләү буенча 7 курс эшли башлаячак. Дәресләр «Ярдәм» илкүләм хәйрия фондының «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты кысаларында планлаштырылган. Проект 2023 елда Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булды, аны тормышка ашыруга финанслау бүлеп биреләчәк.
Укыту 1,5 ел дәвамында алып барылачак. Бер курсның озынлыгы – 30 көн. Белем бирү программасы Луи Брайль системасы буенча укырга һәм язарга өйрәтү, компьютер грамоталылыгын үзләштерү, гарәп телен өйрәнү, дөнья диннәре белән танышу кебек фәннәрне үз эченә ала. Кайбер хезмәткәрләр үзләре күрмәүчеләр яки начар күрүчеләр.
«Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты ярдәмендә реабилитантлар социальләшә, иҗат, мәдәният һәм ял белән бәйле төрле чараларда катнаша, театрларга, музейларга, кинотеатрларга, спорт матчларына һәм мастер-классларга йөри, дип билгеләп үтелә «Ярдәм» фонды матбугат хезмәтендә. Шулай итеп, проектта катнашучылар тирә-яктагы кешеләр белән аралашуны җайга сала, эмоциональ халәтләрен яхшырта, борчылудан һәм депрессиядән арына ала. Һәр укучы өчен медицина ярдәме, табиб күзәтүе һәм массаж курсы каралган.
«Проектларыбызның тотрыклы эшләвен саклау бик мөһим. Финанслауның төп чыганагы – хәйрия иганәләре, һәм, билгеле булганча, бу чыганак шактый тотрыксыз. Шуңа күрә грант ярдәме бик мөһим», - дип ассызыклады фонд президенты Илһам Исмәгыйлев.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерү грантлары конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. 2019 елның ноябрендә проект социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан бюджетыннан субсидияләр бирү конкурсында җиңде.