Авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен бүләкләр җыю игълан ителде.
Фото: Марат Мугинов
Акция кысаларында авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен Раштуа бүләкләрен җыю бара. Бүләкләр җыелмасына башлык, шарф һәм перчаткалар (бияләйләр) керә. Шулай ук шәхси гигиена чараларын һәм витаминнар да өстәргә мөмкин.
Акция 2021 елның 17-нче гыйнварына кадәр узачак. Бүләкләр түбәндәге адреслар буенча кабул ителә: изге Сергий Радонежский гыйбадәтханәсе (Япеев ур., 2), Раштуа гыйбадәтханәсе (Адоратский ур., 38а), изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсе (Сафиуллин ур., 7). Элемтә өчен телефон: +7(953) 496-56-61. Шулай ук акцияне оештыручыларга «ВКонтакте» социаль челтәрендә шәхси хәбәрләр сервисыннан файдаланып, сорау бирергә мөмкин.
Раштуа һәм пасха хәйрия акцияләрен епархиаль яшьләр бүлеге 2016 елдан бирле уздыра, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.