Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2021, 16:11

Казанда аутизмлы балалар өчен хәйрия акциясе узды

Бәйрәм ашларында «Альпари» фонды тәрбияләнүчеләренә махсуслаштырылган кием тегү өчен сертификатлар бүләк иттеләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Ксения Швецова). Бүген, Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көнендә, Казанда хәйрия акциясе узды. «Альпари» фонды тәрбияләнүчеләре – аутистик спектры тайпылышлары булган балалар өчен бәйрәм ашлары оештырды, анда аларга махсуслаштырылган кием тегү өчен сертификатлар бүләк иттеләр.

Бүген балалар җыелган йортларның берсе – «Лампа» гаилә кафесы булды. Биш бала һәм аларның әниләре өчен монда өстәлләр, шулай ук алар өчен бүләкләр – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсуслаштырылган кием тегүгә сертификатлар әзерләделәр. Латыш Укчылары урамы, 27 адресы буенча урнашкан Уникаль ателье бер ай эчендә бер мең данәгә кадәр кием чыгара, ә заказлар Татарстаннан гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Литва һәм Украинадан да килә.

«Без күптән «Альпари» фонды белән хезмәттәшлек итәбез һәм бүгенге вакыйгага шатланып кушылдык, – дип сөйләде Казан шәһәр Думасы депутаты һәм ателье хуҗасы Далия Гайнанова. – Без аутистик спектры тайпылышлары булган балаларга да аларның авыру үзенчәлекләре аркасында махсус кием таләп ителүен беләбез. Шуңа күрә бүген без алар өчен ун сертификат әзерләдек. Балаларның әниләре безгә килә һәм аларга нинди кием кирәк һәм аны теккәндә нинди үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәклеген әйтә алачак».

Хәйрия акциясенә битараф булмаган кешеләр дә үз өлешен кертте. «Лампа» кафесы хуҗасы Регина Сафина сөйләгәнчә, акция турында ул социаль челтәрләрдә хәбәр иткән, шуннан соң казанлылар анда катнашырга теләгән. «Безнең шәһәрдә башкаларның проблемаларына аңлап караучы ярдәмчел кешеләр күп, – дип билгеләде ул. – Шәһәр халкы балалар өчен акча күчерде, һәм без аларны шатланып тапшырабыз».

Фондның ун тәрбияләнүчесе өчен бәйрәм төшке ашлары балалар өчен мөмкин кадәр уңайлы булган ике бинада оештырылды. Бер үк вакытта зур бәйрәмгә аутизм диагнозы белән барлык балаларны да чакырырга мөмкин түгел – балаларга күп санда таныш булмаган кешеләр арасында булуы авыр.

«Мондый балаларга яшьтәшләре белән аралашу шактый авыр, әмма билгеле бер уңайлы шартларда бу мөмкин, – дип аңлатты «Альпари» фонды директоры Наталья Гилазева. – Мондый чаралар балалар өчен тәмле сыйлар әзерләгәндә, янәшәдә таныш затлар, аларның әниләре булганда, балаларга социальләшергә, шартларга күнегергә ярдәм итә. Тиздән бу балалар үсәчәк, шуңа күрә аларга социальләшү кирәк. Без аларның бу бурычны үтәүләренә ышанабыз».

Аутизмлы балаларга игътибар күрсәтү һәм алар өчен зур булмаган, башка балалар белән аралашу мөмкинлегенә ия булган бәйрәмнәр оештыру мөһимлеге турында җиде яшьлек Дима әнисе Наталья Макарова да әйтте.

«Кешеләргә аутизмлы балаларның кайчакта үзләрен сәер тотулары аларның артык иркә булуларына бәйле түгел икәнен җиткерергә кирәк. Алар дөньяны башкача күрә. Хәзер бала тыныч утыра, ә ачу китергеч фактор барлыкка килсә, ул моны ниндидер хис-кичерешләр белән чагылдырачак, – дип сөйләде ул. – Бүгенге кебек чараларны без тренировка буларак бәялибез. Элек, мәсәлән, без ишектән керә дә алмый идек, ә бүген тыныч кына кешеләр арасында өстәл артында утырабыз. Бала ияләшә, һәм бу бик мөһим. Без әле театрларга яки кинога йөри алмыйбыз, тик мин барысы да алда дип ышанам».

Бүгенге көндә «Альпари» хәйрия фондының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнә торган 450 гаиләсе бар, шуларның 30-га якынында аутистик спектры тайпылышы күзәтелә.

Исегезгә төшерәбез, бүген «Зәңгәр белән яндыр» акциясе узачак – бу төскә Казан телеманарасы бизәләчәк. Бу көнне истәлекле урыннар, архитектура һәйкәлләре һәм шәһәр биналары аутизм символы булган зәңгәр төс белән яктыртыла. Анда башка төрле юл белән дә катнашырга мөмкин: гирляндалар яисә зәңгәр лампа белән тәрәзәләрне яктыртып, зәңгәр кием киеп, якыннарына аутизм турында сөйләргә.

Фоторепортаж
Казанда аутизмлы балалар өчен хәйрия акциясе узды
Барлык яңалыклар