В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акцияне инде дүртенче ел рәттән Анжела Вавилова исемендәге фонд үткәрә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). Казанда Белем көне алдыннан «Балалар - балаларга» хәйрия акциясе старт алды. Акциядә катнашучыларга сыйныфтан бер гомуми букет сатып алырга, ә башкаларның чәчәк бәйләменә тотыласы акчасын - катлаулы авырулы балаларга ярдәм итүгә бирергә тәкъдим итәләр.
Җыелган акчалар Казан хосписында тәрбияләнүчеләр өчен махсуслаштырылган туклану, дарулар һәм куллану материаллары сатып алуга тотылачак.
Акцияне инде дүртенче ел рәттән Анжела Вавилова исемендәге фонд үткәрә. Узган ел анда бөтен Татарстаннан мәктәп укучылары, ата-аналар һәм укытучылар катнашты. Алар Казан хосписында тәрбияләнүчеләр өчен 276 мең сумга якын акча җыярга булышкан.
Моннан тыш, казанлылар фондның башка хәйрия акциясендә катнаша һәм балалар хосписы һәм ДРКБ онкобүлеге балаларына мәктәп җыелмалары бүләк итә ала.