Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2018, 14:28

Җанатарлар фестивале ярдәмендә Казанда ярты километрлы 4 полосалы юл һәм төзекләндерелгән бульвар барлыкка килә

Бүгенге көндә “казан” каршындагы территориянең 60 проценты төзекләндерелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май, Ксения Швецова). “Казан” Гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкны Җанатарлар фестиваленә әзерләү эшләре тәмамлана. Әлеге вакыйга шәһәргә бик күп мөһим инфраструктура объектлары бүләк итәчәк: Бондаренко урамы 4 полсага кадәр киңәйтелә, Чистай урамыннан “казанга” юл ачыла, Декабристлар урамында “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән “казанга” кадәр төзекләндерелгән бульвар барлыкка килә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр итте.

“Казан” Гаилә үзәге каршындагы территориядә гомумшәһәр чаралар берничә тапкыр узды. “Чаралар уздырганда, әлеге мәйданда һәрвакыт техник авырлыклар очрый иде, - диде Д.Фаттахов. – Чемпионаттан соң, мондый проблемалар бүтән булмаячак”.

Бүгенге көндә җир асты техник эшләр тәмамланган – мәйданчык кирәкле инфрастуктура белән тәэмин ителгән. Д.Фәттахов сүзләре буенча, хәзер “казанда” фестиваль үзәге эшли, көн саен штаблар үтә. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, 25 майда берләшкән куркынычсызлык үзәге эшли башлаячак, ә 8 июньдә – Волонтерлык үзәге.

Кунакларны азык-төлек белән Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тәэмин итәчәк. Ресторан комплексында кунаклар уңайлылыгы өчен 36 касса эшләячәк.

Фестивальдә катнашучыларның куркынычсызлыгын Эчке эшләр министрлыгының 800, шулай ук шәхси сак предприятиеләренең 250 хезмәткәре тәэмин итәчәк.

Шәһәрлеләр өчен төп бүләк – фестиваль мәйданына каршындагы төзекләндерелгән территория - “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән “казанга” кадәр төзекләндерелгән бульвар барлыкка килә. Бүгенге көндә эшләрнең 60% башкарылган. Д.Фәттахов ассызыклаганча, әлеге территория ДЧ өчен зур әһәмияткә ия.

Тагын бер мөһим объект – Бондаренко урамында ярты километрлы 4 полосалы юл. Бу максатларга 139 млн сум бүленгән иде.

Барлык яңалыклар