15-нче апрель көнне кино карарга, концерт тыңларга һәм күргәзмәләр карап кайтырга мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). 15-нче апрельдә Казан Халыкара мәдәният көненә багышланган“Мәдәни минимум” бөтенроссия акциясенә кушылачак. Казанлылар бушлай 6 чарада катнаша алачак.
Татарстан Республикасының сынлы сәнгать дәүләт музееның төп бинасында (Карл Маркс ур.,64) сәгать 11.00-дә “Гүзәл хатирәләргә каршы” (“На встречу с прекрасным прошлым”) интерактив экскурсия узачак. Наилә Кумысникованың “Күн мозаика” (“Кожаная мозаика”) күргәзмәсен “Хәзинә” милли сәнгать галереесендә (“Казан Кремле” музей тыюлыгы, 3-нче подъезд) күрергә мөмкин булачак.
Ислам мәдәнияте музее казанлыларны Рөстәм Мөхәммәтҗановның “Могҗизалы дөнья” (“Волшебный мир”) күргәзмәсенә чакыра (“Казан Кремле” музей тыюлыгы,Кол Шәриф мәчете). Ул көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (Павлюхин ур.,73) музыка тыңлап булачак. Биредә “Идел” башкорт һәм татар җыры халыкара фестивале лауреатлары концерты узачак, башлану вакыты 17.00 сәгатьтә.
ТР Алманнар йорты каршындагы киноклуб (Карл Марск ур., 26) 17.30 сәгатьтә “Алмания – Германиягә рәхим итегез” (“Альмания – добро пожаловать в Германию”) фильмы сеансын оештыра. Фильм алман телендә субтитрлар белән күрсәтеләчәк. “Мир” кинотеатрында инвалид кешеләрнең тормышына багышланган “Киртәләрсез кино” (“Кино без барьеров”) VI-VII халыкара кинофестиваленең лауреатлары фильмнары күрсәтеләчәк. Шулай УК, биредә балалар һәм олылар өчен күңел ачу программасы каралган. Башлану вакыты 11.00 сәгатьтә.
Моннан кала, Татарстанда акциягә Чистайның дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей тыюлыгы (Чистай шәһәре, Карл Маркс ур.,31) “Бәхетле балачагым” (“Мое счастливое детство”) күргәзмәсе буенча интерактив экскурсия белән кушылачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.