Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2018, 10:41

Казан эшкуарлары стратегик сессия вакытында эшләрендә очраган төп проблемалар буенча фикер алыштылар

Яңа форматта үткән җыелышны кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен Икътисади үсеш комитеты оештырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Екатерина Виславская). Кече һәм урта бизнес вәкилләре “Химград” технополисында эшмәкәрлек үсеше юлында очраган төп мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм аларны хәл итүнең нәтиҗәле юлларын тәкъдим итәргә җыелдылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров җитәкчелегендә стратегик сессия форматында үткән җыелышны Икътисади үсеш комитеты оештырды. Очрашуда шулай ук эшмәкәрләр хокуклары буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов катнашты.

“Эшмәкәрлек көне алдыннан очрашуны башка төрле форматта оештырырга булдык, - диде Илдар Шакиров очрашуны ачып. – Тренинг вакытында эшчәнлегегезне үстерүдә нинди киртәләргә очраганыгызны белә алабыз, без сезнең белән диалог алып барырга телибез”.

Очрашуга 33 кече һәм урта бизнес вәкиле килде. Алар 4 төркемгә бүленеп, эшкә керештеләр. Беренче чиратта, катнашучыларга 2021 елда Казанда эшкуарлык нинди максатларга ирешергә тиешлеген, аларга ирешүдә комачаулаган киртәләрне һәм аларны юк итү юлларын билгеләргә кирәк иде.

Фикер алышу нәтиҗәле үтте. Проблемалар арасында эш ачуда өстәмә финанс ресурслары җитмәү аталды. Эшмәкәрләргә кече һәм урта бизнеска ташламалы кредит бирү турында да сөйләделәр. Күбесе бер-берсе белән эшлекле мөнәсәбәтләр булдырды.

Чарада бизнес-омбудсмен урынбасары һәм ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының төп эксперты Венера Камалова һәм “Химград” технополисы вәкилләре катнашты. Очрашу нәтиҗәсе булып проблемалар исемлеге һәм аларны чишү юллары торды. Алар Башкарма комитетның кече һәм урта эшмәкәрләр белән эшен камилләштерүдә файдаланылачак.

Барлык яңалыклар