Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.03.2018, 13:09

“Перезагрузка” бизнес-форумында Казанда 6 мең кеше катнашты

Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Бүген Казанда “Баскет-холл” спорт аренасында эшкуарлар өчен масштаблы “Перезагрузка” укыту форумы башланып китте. Бизнес-форумга алты меңгә якын катнашучы җыелды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

Сәламләү сүзендә Президент билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелегенең төп бурычы – кече һәм урта бизнесны үстерү өчен барлык кирәкле шартларны тудыру. Бүген гамәлгә ашырылучы программалар инфраструктура булдыруга юнәлгән, болар – махсус икътисадый зоналар, технопарклар, ИТ-парклар, ТОСЭР. Татарстанда Россиянең мондый инфраструктур хәл ителешләрнең 10 проценты тупланган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшьләргә үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек бирелергә тиеш. “Минемчә, Татарстан Республикасы безнең эшкуарларны гына түгел, башка төбәкләрдән килгән яшьләрне дә укытырлык, яңа бизнеслар булдырырлык урынга әверелергә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу форум уңышлы һәм файдалы булыр дип ышанам. Без мондый форумнарны системалы нигездә уздырырга булдык”.

Чыгышыннан соң форумны алып баручы Рөстәм Миңнехановка Бөтенроссия милләтара эстафета #ВыборЧемпионов180318 турында искәртте. Күнегүләрне кабатларга тәкъдим иткәч, Татарстан Президенты 20-ләп отжимание ясады һәм эшкуарларны шулай ук бу акциягә кушылырга өндәде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

“Синергия” бизнес мәктәбе ректоры Григорий Аветов чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан бизнес-экосистемалар, кече һәм урта эшкуарлыкка инвестицияләр җәлеп итү буенча Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булып тора.

Моннан кала, чыгыш ясаучы сүзләре буенча, Казанда эшкуарлык актив рзвештә үсә, шуңа да Казан Мәскәү белән беррәттән дөньяның алдынгы мегаполислары белән көрәшә.

Барлык яңалыклар