В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һөнәри осталык бәйгесендә 122 нче гимназиянең ашханә мөдире Альбина Куликова җиңү яулады
Татарстан башкаласында мәктәп ашханәләрендә эшләүче мөдирләр арасында «Шефлар көрәше» дигән һөнәри осталык бәйгесе узган. Иң яхшы оста исеме өчен аш-су әзерләү буенча сигез профессионал көч сынашкан. Бәйгедә 122 нче гимназиянең ашханә мөдире Альбина Куликова җиңүче исеменә лаек булган. Икенче урын 18 нче гимназиядән Гөлсу Идиятуллинага бирелгән. Рафис Салихҗанов (36 нчы гимназия) һәм Айгөл Гарифуллина (83 нче лицей) өченче урында калган.
Ярыш Казан сәүдә-икътисад техникумы ярдәме белән Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тарафыннан оештырылган.
Катнашучылар өчен бәйгедә өч сынау әзерләнгән. Мәктәп ашханәләре мөдирләре тәҗрибәле пешекче һәм туклану департаментының максатчан укыту программасы буенча белем алучы студенты белән бергә командада теоретик белемнәрен, ризык әзерләү күнекмәләрен күрсәтергә тиеш булган. Шулай ук сынауларда катнашучыларның игътибарлылыгы һәм креативлыгы тикшерелгән.
Бәйгедә катнашучыларның эшләре тәм сыйфатлары, ашамлыкларның ни дәрәҗәдә файдалы булуы, шулай ук мәктәптә туклану нормаларын һәм стандартларын үтәү буенча бәяләнгән.
«Бәйге киләчәктә шәһәр мәктәпләрендә җәмәгать туклануы өлкәсен үстерәчәк талантлы яшьләргә ярдәм итү мәйданчыгы буларак танылды һәм башкалабызда мәктәп укучыларының туклануын тәэмин итүче хезмәткәрләрнең югары дәрәҗәдәге әзерлеген раслады», - дигән фикерләрен җиткерде Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты матбугат хезмәте.
Ярышлар тәмамлангач, танылган шеф-повар конкурста катнашучыларга үз осталыкларын күрсәтте.
Исегезгә төшерәбез, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты көн саен 310 мең казанлыны, шулай ук Татарстанның 10 районын туклану белән тәэмин итә. Бу санга 71 мең балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм шәһәрнең җиде хастаханәсендәге 5 мең пациент керә.