В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
17 стендта зур эш тәҗрибәсе булган укытучылар, профессиональ конкурсларның призерлары һәм җиңүчеләре, олимпиадачыларны әзерләүчеләр урнаштырылган.
Фото: Мәгариф идарәсе
Билбордларда шәһәр халкы зур тәҗрибәле укытучыларны, һөнәри конкурсларда җиңүчеләрне һәм олимпиадачыларны әзерләүчеләрне күрә ала.
Әйтик, билбордларның берсендә 2 нче номерлы лицей-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншинның фотосурәте урнаштырылган. Быел ул «Россия ел укытучысы» конкурсының 15 лауреатының берсе булды. Лицейда Илсур Җиһаншин «Үз укучыларыма юл табарга ярдәм итәм» девизы белән эшли.
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы һәм КФУның IT-лицее укытучысы Сөембикә Гайнетдинова да акция геройларының берсе булды. Ул астрономия һәм физика буенча төбәк, бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән. Сөембикә Гайнетдинованың профессиональ девизы: «Һәрдаим эзләнүдә булыгыз, моңарчы дөнья күрмәгән бөек һәм гүзәл әйберләрне өйрәнегез».
Шулай ук бүгенге көннән казанлылар Галина Просвиркинаның «Йөрәгемне