В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына буш эш урыннары турында Яңа Савин районы предприятиеләре хезмәткәрләре сөйләячәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). 23-нче июнь көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар өчен, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә, мини-ярминкә үткәрә.
Килүчеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында мәгълүмат ала, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар һәм дәүләт гарантияләре буенча киңәшләшә алачак.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча узачак.