Курсларны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештыра.
Фото: Денис Гордийко
Ландшафт дизайнеры – бакчаларны, участокларны, паркларны һәм скверларны проектлау һәм дизайн белән шөгыльләнүче белгеч. Аның вазифасына клиент белән аралашу, участок үзенчәлекләрен исәпкә алып проект эшләү, документлар әзерләү – генплан, дендроплан, сызымнар, сметалар, 3D- күзаллама һәм проектны турыдан-туры тормышка ашыру керә.
Курсларга язылырга теләүчеләр тулырак мәгълүмат алу өчен теркәлү урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәкләренең адреслары һәм телефоннары сайтта урнаштырылган.