Киләсе атнадан «Черек күл» паркында инглиз теле буенча бушлай дәресләр башлана. Шәһәр халкын командалы акыл уенына яки мастер-класска кушылырга чакыралар.
29 мартта казанлыларга блиц-сораштырулар узарга, инглиз телендә логик бурычлар һәм ребуслар чишәргә тәкъдим ителә. Бәйгенамәдә катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшерәчәкләр һәм сүзлек запасын киңәйтәчәкләр. Очрашу темалары арасында: кино, музыка, сәяхәт һәм ризык.
5 апрельдә шәһәр халкы «Шәхси стиль һәм үзеңне күрсәтү» мастер-классына йөри алачак. Очрашуда катнашучылар киемнәре һәм яраткан стильләре турында фикер алышачаклар, заманча җәмгыятьтә моданың роле турында сөйләшәчәкләр.
Командалы интеллектуаль уенда һәм мастер-классларда катнашу өчен
сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Дәресләр 13:30 да узачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.