В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр законнар кысаларында торак, милек, гаилә һәм башка мәсьәләләрне хәл итү юллары турында сөйләячәк.
Фото: Денис Гордийко
Һәр пәнҗешәмбе көнне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр гомуми мәсьәләләр буенча юрист Илдар Кыямов кабул итә.
13-нче июль көнне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр сорауларга ТР ТКХ өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәге белгечләре җавап бирәчәк.
23-нче июль көнне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр гаилә мәсьәләләре буенча юрист, Татарстан балалар омбудсмены ярдәмчесе Наталья Веретенникова белән очрашу узачак.
26-нчы июль көнне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр милек мәсьәләләре буенча консультацияне ТР Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы хезмәткәрләре үткәрәчәк.
Консультацияләр Калинин урамы, 3 адресы буенча уздырыла. Алдан язылу +7(843)236-65-61 телефоны буенча башкарыла. Үзең белән медицина битлеге булырга тиеш, дип хәбәр итә оештыручылар.