В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр профессиональ инструкторлар җитәкчелегендә узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче гыйнвар). Казанның җиде паркында скандинавия йөреше буенча бушлай өйрәнүләр башлана. Дәресләр профессиональ инструкторлар җитәкчелегендә узачак.
Казан Башкарма комитетының Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, тренировкалар тәҗрибәсезләргә дә, скандинавия йөрешендә тәҗрибәсе булган кешеләр өчен дә туры киләчәк. Мөмкинлек булганда таякларны үзең белән алып килергә кирәк.
«Наратлык» паркында дәресләр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 9:00 сәгатьтә оештырылачак. Элемтә өчен телефон: +7 (917) 864-25-49.
Дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә «Крылья Советов» паркында шөгыльләнергә мөмкин булачак. Дәресләр 9:00 сәгатьтә башлана, элемтә өчен телефон: +7(937)529-83-78.
Скандинавия йөреше буенча Урицкий паркында тренировкалар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне 9:00 сәгатьтә планлаштырыла. Дәресләр турында мәгълүматны түбәндәге номер буенча ачыкларга мөмкин: +7 (937)529-83-78.
Чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә дәресләр «Комсомолец» паркында узачак. Башлану вакыты – 12:00 сәгатьтә. Элемтә өчен тренерның телефоны: +7 (937) 529-83-78.
Шулай ук иртәнге тренировкаларны яратучылар өчен 9:00 сәгатьтә дәресләр Горький паркында да башланачак. Алар дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәренә планлаштырылган. Тренерның телефоны: +7 (917)292-14-44.
Горки-Әмәт урманында һәм Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә өйрәнүләргә төркемнәрне язылу буенча формалаштырачаклар. Теркәлү өчен +7(937)529-83-78 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин.