В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тест-мобильләр Бауман урамында һәм Горький паркында эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
Тест-мобиль 27 нче октябрьдә Горький паркындагы «Хезмәт резервлары» стадионы каршында һәм 28 нче октябрьдә Бауман урамындагы сәгать янында эшләячәк. Тестны 12:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр үтәргә мөмкин булачак, дип хәбәр итә «Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты матбугат хезмәте.
Проект СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге һәм «Яңа гасыр» хәйрия фонды белән берлектә Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла. Августтан сентябрьгә кадәр илнең өч төбәгендә тест-мобильләр 39 тапкыр чыккан.