В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акциядә катнашучыларның барысы да теркәлү узарга һәм мобиль пункт эшенең яңа кагыйдәләре белән танышырга тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 16-нчы августта Казанда эшкәртү өчен икенчел чималны контактсыз җыю уздырыла. Мобиль пункт шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә эшләячәк, экология акциядә катнашу өчен онлайн-теркәлү узарга кирәк булачак.
Акциядә катнашучылар саны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре буенча катгый рәвештә чикләнгән - пункт бер сәгать эчендә 30-га кадәр кешене кабул итә алачак.
Эшкәртүгә, гадәти мобиль пунктлардагы кебек, 6 PS (полистирол) каты пластиктан һәм пластик уенчыклардан тыш, фракцияләрнең барлык төрләрен тапшырырга мөмкин булачак. Барлык фракцияләр аерым пакетларга җыелган булырга тиеш, һәр пакетны маркер белән язып билгеләргә кирәк була.
Катнашучылар битлекләрдә һәм перчаткаларда килергә һәм чарага теркәлүләре расланган булырга тиеш - бу керү вакытында администратор тарафыннан контрольдә тотылачак. Икенчел чималны тапшыру мәйданчыгына бер теркәлү буенча бер генә кеше эләгә ала, чөнки кешеләр саны санитар-эпидемиологик таләпләр белән чикләнгән. Шулай ук катнашучыларга дистанцияне үтәргә кирәк булачак, акция башланыр алдыннан аларга тән температурасын үлчәргә киңәш ителә.
Катнашуга сылтама буенча теркәлергә була. Акция 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 141 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.