В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тавыш бирүнең икенче этабы бүген старт алды
«Минем ягымлы һәм кирәкле җәнлегем» халыкара конкурсының онлайн-тавыш бирүенең финал турына су сыеры Захарья үтте. Казан халкы зооботаника бакчасында яшәүчене яклап, премиянең рәсми сайтында тавыш бирә ала. Ул «Кече туганнарыбыз» номинациясендә 17 нче номер астында тәкъдим ителгән.
Конкурс ике этапта уза. Беренче тур нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә иң күп тавыш җыйган бишәр кандидат билгеләнәчәк. Икенче этап 6 февральдән 26 февральгә кадәр узачак, аның барышында жюри «Халык герое»н сайлаячак. «Халык тавыш бирү»е нәтиҗәләрен февраль ахыры – март башында премиянең рәсми сайтында һәм оештыручының социаль челтәрләрендә урнаштырачаклар, дип хәбәр иттеләр Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Захарьяны Казанга 1996 елда алып килгәннәр. Ул шундук зоопарк хезмәткәрләрен һәм килүчеләрне үзенә җәлеп итә. 2019 елда су сыерын «Замбези елгасы» территориясендәге яңа вольерга күчерделәр. Ул Мисыр челәннәре гаиләсе белән бер бассейнда яши. Захарья дельфин шикелле чумып, борынын пошкыра белүе белән билгеле. Аның менюсы балансланган һәм печән, ботка, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән тора. Ләкин Захарьяның иң яраткан ризыгы – алма. 10 декабрьдә зооботаника бакчасында яшәүчегә 42 яшь тулды.