Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.07.2023, 14:16

Казанның «Рубин» базасын модернизацияләргә ниятлиләр

Территорияне яңарту проектын Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июль). Казанның «Рубин» футбол клубы базасын модернизацияләргә ниятлиләр. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров катнашында узган очрашуда территорияне яңарту проектын тәкъдим иттеләр. Чара 2023/2024 елгы Россия футбол Премьер-Лигасы уеннары башланыр алдыннан уздырылды.

Рөстәм Миңнеханов клубның спорт базасы, шул исәптән футбол кырлары, тернәкләндерү зоналары һәм киенү бүлмәләре белән танышты. «Рубин» ФК идарәсе рәисе Марат Сафиуллин төбәк башлыгына база территориясен модернизацияләү проектын тәкъдим итте.

Аннары конференц-залда Рөстәм Миңнеханов «Рубин» җитәкчелеге, уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашты. ТР Рәисе футбол буенча беренче лиганың 2022/2023 елгы сезонында спортчыларның уенын уңай бәяләде, анда «Рубин» беренче урынны яулады. «Сезнең лаеклы уен күрсәтүегезгә ихлас күңелдән шатбыз. Сезне җиңүләр өчен генә ярата һәм җиңелүләр өчен күралмый алмыйбыз! Бергәләп һәр уңышсызлыкны кичерәчәкбез һәм җиңүләргә шатланачакбыз. Республика һәрвакыт сезнең белән булуына ышанырга тиешсез. Бездә базаны модернизацияләү буенча зур планнар бар», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук «Рубин»ның баш тренерына рәхмәт белдерде һәм «Рубин» ФК идарәсе эшен уңай бәяләде. «Сезон җиңел булмаячак, – диде ахырда төбәк башлыгы, - алга барырга кирәк! Без сезнең белән – зур өметләр һәм ышанычлар белән. Хәерле юл!». Рөстәм Миңнеханов уенчыларга һәм команда әгъзаларына ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Үз чиратында, «Рубин» футбол клубы идарәсе рәисе Марат Сафиуллин узган сезонда команданың лаеклы уйнавын һәм Россия футболы элитасына әйләнеп кайтуын билгеләп үтте. «Сез һәрвакыт безнең нинди проблемалар булуын беләсез һәм аларны хәл итәргә ярдәм итәсез, – дип мөрәҗәгать итте ТР Рәисенә Марат Сафиуллин. – Без клуб алдында нинди җитди чакырулар торганын аңлыйбыз һәм аларны кабул итәргә тырышачакбыз. «Рубин» – данлы традицияләр клубы».

Футбол клубының баш тренеры Рәшид Рәхимов: «Кырга чыгачак уенчыларның берсе дә битараф булмаячак, дип вәгъдә итәм!» – дип җиткерде. Ул шулай ук республика командасына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнехановка беренчелекнең истәлекле алтын медален һәм футболчылар имзасы белән «Рубин» футболкасын тапшырдылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә «Рубин» Мәскәүдә «Локомотив» белән РПЛ ачачак, ә 8 нче августта клублар «Ак Барс Арена»да очрашачак. Матч өчен FAN ID рәсмиләштерергә кирәкми, әмма җанатар паспорты буенча билетлар сатып алганда ташлама булачак.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар