В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар пикникны көн саен 10:00 дән 22:00 гә кадәр оештыра алачак.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте
Өч пикник зонасының һәркайсында мангал, өстәл һәм ике эскәмия бар. Бер зона 6 кешегә, шул исәптән 3 яшьтән зуррак булган балаларга исәпләнгән. Сайтта урыннарны броньларга һәм шартларны белергә була. Барбекю-зона хезмәткәрләреннән өстәмә түләү белән учак кабызгыч, күмер, су һәм плед сатып алырга мөмкин, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Барбекю зонасында булган вакытта махсус кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Алар белән сайтта яки мәйданчыктагы мәгълүмати стендларда танышырга була.