Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2023, 15:38

«Яшәү яме» катнашучылары өчен бал, мим тамашасы һәм диско-кичә: Казанда Яңа ел чаралары сериясе старт алды

23 нче декабрьдә төп чыршы шәһәрчеген ачуда Лэйна һәм Анастасия Макарова чыгыш ясаячак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче декабрь, Диләрә Гафурова). Казанда Яңа ел чаралары сериясе старт алды. Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны 180 вакыйга көтә, алар арасында чыршы шәһәрчекләре ачылу, диско-кичәләр, «Яшәү яме» катнашучылары өчен җыр кичәләре һәм башка күп нәрсәләр бар. Төп чыршы шәһәрчеге 23 нче декабрьдә ачылачак, кичәнең хедлайнеры Лэйна булачак. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.

ТР башкаласында беренчеләрдән булып, 20 нче декабрьдә 16:00 сәгатьтә, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда чыршы шәһәрчеге ачылачак. Территориядә кар бөртекләре белән бизәлгән 16 метрлы чыршы урнаштырылган һәм шугалак салынган, биредә мастер-класслар үткәреләчәк.

21 нче декабрьдә Зәйни Солтан скверында 15 метрлы чыршыда утлар кабыначак. Яңартылган сәхнәдә «Сәйдәш» мәдәният үзәге артистлары «Аждаһаның яшерен йолдызлыгы» дигән балалар әкиятен тәкъдим итәчәк, ә Казан шәһәр филармониясе солистлары концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Чара вакыты соңрак игълан ителәчәк.

Шул ук көнне 16:00 сәгатьтә казанлыларны шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында «Авангард» скверында чыршы шәһәрчеген ачуга чакыралар. Шулай ук 21 нче декабрьдә концерт программасы һәм кышкы күңел ачулар Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрне сөендерәчәк. 18:30 сәгатьтә Комсомол мәйданында «Перәннек йорты» һәм «Әкиятләр» яңа арт-объектлары белән чыршы шәһәрчеге ачыла, алар янында фотога төшәргә мөмкин булачак.

Җомга көнне, 22 нче декабрьдә, 19:00 сәгатьтә чыршы шәһәрчеге Салават Күпере торак районы паркында ачылачак.

«Казан» гаилә үзәге янындагы Яңа елны бәйрәм итүнең төп мәйданчыгында 35 метр биеклектәге яктылык динамик бизәлешле һәм анимацияләнгән гөмбәзле чыршы урнаштырылды инде. Бәйрәм комплексы 23 нче декабрьдә 16:30 сәгатьтә ачылачак. Артистлар Лэйна һәм Анастасия Макарова, шулай ук Казан шәһәр филармониясе солистлары кичәнең хедлайнерлары булып торачак. Кунакларны якынлашып килүче Гаилә елына багышланган интерактив чара көтә: 2024 ел символы – Аждаһа – Яңа елны яклау өчен яман көчләр белән көрәшәчәк. 1 нче гыйнвардан 7 нче гыйнварга кадәр көн саен интерактив программалар, спектакльләр һәм концертлар, шул исәптән ретро стилендәге һәм диско-кичәләр форматындагы чаралар узачак. Нәни кунакларны кызыклы геройлар катнашында активлык көтә.

Шимбә көнне, 23 нче декабрьдә, 16:00 сәгатьтә ТР төзелеш тармагы оешуның 100 еллыгы скверында чыршы шәһәрчеге ачылачак. «Чыршы тирәсендәге зур боз шугалагы паркның үзенчәлеге булып тора. Хәзер барысы да аның эшен башлауны түземсезлек белән көтәләр», – дип билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова.

Чаралар 26 нчы декабрьдә дәвам итәчәк. Бу көнне «Чулпан» мәдәният үзәге мәйданында театральләштерелгән программа, шулай ук өлкәннәр һәм балалар өчен концерт белән бәйрәм узачак. Чара 16:00 сәгатьтә башлана.

Химиклар мәдәният йорты янындагы «Сосновая роща» паркын 20 метрлы чыршы бизәячәк. Шәһәрчек 27 нче декабрьдә 17:00 сәгатьтә ачылачак. Бәйрәм чарасы балачак хатирәләренә багышлана. Майданчыкны бизәүдә Яңа ел символлары, элеккеге мультфильмнар һәм әкиятләр персонажлары, шулай ук узган еллардагы Химиклар мәдәният йортындагы чыршылар турында истәлекләр кулланыла. Традиция буенча паркта шугалак, тематик фотозоналар һәм Яңа ел ярминкәсе эшләячәк. «Сосновая роща»да креатив чыршылар конкурсы узачак, шул исәптән икенчел чималдан да», – дип өстәде Гүзәл Сәгыйтова.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының үзәк чыршысы 27 нче декабрьдә 17:30 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында ачылачак. Яңа 20 метрлы чыршыны самолет, вертолет һәм космик объектлар формасындагы уенчыклар белән бизәгәннәр. Кунакларны Кыш бабай һәм Кар Кызы катнашында Яңа ел программасы, уеннар, конкурслар, аттракционнар һәм бәйрәм сәүдәсе көтә.

«Шул ук көнне ипподром территориясендә казанлылар яратып өлгергән тагын бер чыршы шәһәрчеге эшли башлаячак. Зур шугалак һәм тау, яңа чыршы һәм якты иллюминация, Кыш Бабай йорты, аттракционнар паркы һәм фуд-корт ачылу көнендә һәм кышкы каникуллар дәвамында халыкны сөендерәчәк», – дип билгеләп үтте спикер. Чыршы шәһәрчегенең ачылу вакыты билгеләнә.

Яңа елны ТР башкаласы халкы һәм кунаклары традицион рәвештә «Казан» гаилә үзәге янындагы үзәк чыршы янында һәм «Черек күл» паркындагы шугалакта каршы ала алачак. Бәйрәм кунаклары Россия Президенты һәм Татарстан Рәисенең котлауларын ишетәчәкләр. Шулай ук тамашачылар иҗади коллективлар һәм яшьләр төркемнәре («Барбара бэнд», DJ Молотов, «Веселые волгари») белән бергә Яңа ел шлягерларын һәм популяр көйләрне башкара алачак. Касә янындагы чара халык караокесы форматында узачак, 21:00 сәгатьтә башлана. «Черек күл» паркында программа 19:00 сәгатьтә башлана», – дип билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова.

2 нче гыйнвардан 5 нче гыйнварга кадәр шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә «Аждаһаны тот» әкият фургоны йөриячәк. Ул берничә урында пәйда булачак һәм Аждаһа белән бергә кәеф күтәрәчәк, уеннар үткәрәчәк һәм бүләкләр бирәчәк. Аның хәрәкәтен һәм бүләкләр алу шартларын Мәдәният идарәсенең социаль челтәрләрендә күзәтергә мөмкин булачак.

«Добрый Советский» тамашасы Совет районында Яңа ел чараларының үзенчәлеге булып тора, анда мим һәм аның ярдәмчеләре катнаша. Изге күңелле клоун ун урында пәйда булачак, балалар һәм өлкәннәрнең кәефен күтәрәчәк.

Казанның «Яшәү яме» катнашучылары өчен 20 ләп чара оештырылган, алар арасында – бал-маскарадлар, спектакльләр, чәй эчү, бию һәм җыр кичәләре. Программа белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин.

Яңа ел каникулларын актив рәвештә 102 шугалак һәм 15 чаңгы трассасында үткәрергә мөмкин булачак. «30 нчы декабрьдә «Локомотив» стадионында – Кыш Бабай призына Яңа ел чаңгы узышы, ә 6 нчы гыйнварда Россиянең атказанган тренеры Юрий Козлов истәлегенә традицион Раштуа спринты узачак. 4 нче һәм 5 нче гыйнварда «Рубин» футбол клубы «Рубин чыршы» Яңа ел спектаклен оештыра», – дип хәбәр итте Гүзәл Сәгыйтова.

Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 18.12.2023
Видеорепортаж
18.12.2023 10:33
Казанның төп чыршы шәһәрчеге 23 нче декабрьдә ачылачак
Барлык яңалыклар