Аларның атамалары буенча ахыргы карарны интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кабул итәчәкләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь, Ксения Швецова). Казанда метрополитенның икенче линиясенең төзелә торган станцияләре исеме буенча халыкны сораштыру дәвам итә. KZN.RU порталында узган беренче этапта шәһәр халкы үз вариантларын тәкъдим итте. Бүген «Йорт» экоүзәгендә стратегик сессиядә экспертлар – төбәкне өйрәнүчеләр, архитекторлар, культурологлар һәм башка белгечләр – аларның иң популярлары турында фикер алыштылар. Киләсе этап нәтиҗәләре буенча станция исеме буенча ахыргы карар кабул ителәчәк.
Казан метрополитенының икенче линиясе шәһәрнең биш районын тоташтырачак: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын, дип искәртте җыелганнарга «Метроэлектротранс» МУП җитәкчесе Айдар Абдулхаков. 5,37 км озынлыктагы икенче тармакның беренче чираты эш атамалары «Юлиус Фучик урамы», «10-нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров» дип аталган дүрт станцияне үз эченә ала. «Станцияләргә урынга мөнәсәбәтле һәм теге яки бу территориядә булган билгеле бер вакыйгаларга ия яңгыравыклы, матур атамалар бирергә кирәк», – диде А.Абдулхаков.
Исегезгә төшерәбез, төзелә торган станцияләр өчен исемнәрне сайларга Казан Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. Сораштыруның беренче этабы барышында һәр дүрт станциянең һәркайсы өчен иң популяр 4-5 вариантны билгеләделәр. Стратегик сессиядә экспертлар төркемнәрдә эшләделәр һәм фикер алышканнан соң теге яки бу вариант файдасына үз сайлавын ясадылар.
Әйтик, Ломжа һәм Нокса авышлыгы белән Фучик урамы киселешендәге станциягә җирле халык еш кына түбәндәге исемнәрне тәкъдим итә: «Юбилей», «Азино», «Сабантуй», «Чишмә» һәм «Совет».
«Без һәр тәкъдим буенча фикер алыштык, халыкның Азино дип атарга күнеккән әлеге микрорайон тарихын өйрәндек. Нәтиҗәдә, әлеге станцияне танылган хәрби эшлекле исеме белән «Азино» дип атау яхшырак дигән карарга килдек», – дип билгеләде Казан шәһәре Думасы депутаты Евгений Чекашов.
Төркем карары белән фикер алышуда катнашучыларның барысы да килешмәде. «Азино» топонимы белән казанлылар артык зур территорияне билгели, шуның нәтиҗәсендә буталчык килеп чыгарга мөмкин, дип саный Татарстанның атказанган архитекторы Сергей Саначин. «Бу нигездә яхшы исем, әмма без чынлыкта Азино-2 микрорайонына кергән территория турында сөйлибез. Әгәр дә без «Азино» исемен калдырырга карар кылсак, аны башка станциягә бирү яхшырак», – диде С.Саначин.
«Мега» сәүдә үзәге янындагы метро станциясен казанлылар «Тулпар», «Яратам», «Көньяк» яки «Фәнни» дип атарга тәкъдим иттеләр. Фикер алышу барышында экспертлар «Тулпар» исеменә өстенлек бирде. «Бу сүз «оча торган ат» дип тәрҗемә ителә. Булачак станция янәшәсендә иске аэропорт, ипподром территориясе урнашкан. Шуңа күрә бу атама акланган булыр иде», – дип билгеләп үтте фикер алышуда катнашучыларның берсе. Шулай ук төркем үз исемнәрен тәкъдим итте: «Кара Алтын», «Музыкаль» һәм «Альберт Камалиев станциясе».
«Студентлар», «Балалар», «Кол Гали», «Зилант» һәм «Чулпан» – сораштыру вакытында казанлылар Фучик һәм Зорге урамнары киселешендәге метро станциясе исеме өчен җибәргән исем вариантлары. Экспертлар «Кол Гали» исемен хуплады, чөнки бу очракта территориягә бәйлелек бар – янәшәдә шул ук исемдәге урам уза. Моннан тыш, станциянең үзен бизәгәндә XIII гасыр поэмасы «Кыйссаи Йосыф» сюжетын кулланырга мөмкин булыр иде. Хәер, башка вариантлар да әйтелде. Шулай итеп, Сергей Саначин станцияне «Болгар» дип атарга тәкъдим итте. «Бу көньяк юнәлеше Болгар Республикасы ягына таба алып бара. Хәзер дә шул якта Казанда «Болгар» мәчете төзелде. Шуңа күрә бу исемдә җирлеккә бәйләнеш тә бар, һәм ул тарихи әһәмияткә ия», – дип саный танылган архитектор.
Дүртенче метро станциясенә экспертлар академик Завойский исемен бирергә тәкъдим иттеләр. «Без ниндидер яңа исем уйлап табарга кирәк түгел дип саныйбыз. Бу территориядә яшәүче кешеләргә инде ияләшкән топоним калдырырга кирәк, – дип саный ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры киңәшчесе Николай Васильев. Исегезгә төшерәбез, бу станция Фучик һәм Завойский урамнары киселешендә урнашачак. Шәһәр халкы сораштыру барышында «Парк», «Академик», «Сандугач», «Зөбәрҗәт» һәм «Алга» кебек атамалар тәкъдим итте.
Беренче чиратта станцияләрнең исемнәре конкрет локацияләргә бәйле булу белән Казанның баш рәссамы, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая килеште. «Артык гади атамаларга мөрәҗәгать итәргә дә кирәкми, чөнки бу станцияләр интерьерларын бизәүдә чагылыш табачак. Рәссамнарга һәм архитекторларга кызыклы исемнәр белән эшләү җиңелрәк булачак», – дип уртаклашты фикере белән Ж. Белицкая. Ул шулай ук метрополитенның икенче линиясе станцияләренең исемнәрен бөтен тармак өчен исем бирү өчен бердәм концепция белән берләштерергә тәкъдим итте.
Казанлылар һәм экспертлар тәкъдим иткән атама вариантлары интернет аша тавыш бирүгә чыгарылачак. Ахыргы карар сораштыруның икенче этабы нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.