Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2019, 11:52

Азат Нигъмәтҗанов: «Закон тарафыннан билгеләнгән нормалар бар, без аларны тизләтә алмыйбыз»

Башкарма комитеттагы киңәшмәдә өченче «Свей» йортын ничә катлы итеп төзергә рөхсәт ителүен һәм рөхсәт ителгән төзелешнең чик параметрларыннан тайпылуы турында сөйләделәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь, Алсу Сафина). Четаев урамындагы өченче «Свей» йортының инсоляция исәп-хисаплары буенча һәм эскиз проектында күрсәтелгән катлар исәбен бүгенге атналык киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов җиткерде. Шулай итеп, документ нигезендә, йортның 9 секциясендә катлар саны 3-тән 18-гә кадәр булачак.

Исегезгә төшерәбез, катлылык мәсьәләсе – өлешчеләр өчен иң актуаль проблемаларның берсе. «Фирма «Свей» ҖЧҖ төзүчесенә үз вакытында 3 секцияле 9 катлы йорт төзү өчен рөхсәт бирелде, әмма биредә фатирлар 9 секцияле 18 катлы торак йорт буларак сатылды. Төзелешне йорт каркасын төзү процессында туктатканнар. Барлык нормативларга туры килә торган йорт төзелешен дәвам итү өчен, инсоляция буенча исәп-хисап ясалды, алар объекттагы катларның рөхсәт ителгән санын билгеләргә ярдәм итте. Инсоляция буенча исәп-хисапларга экспертиза белән килешенгәннән соң, эскиз проекты шәһәрнең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә җибәрелде.

Өлешчеләрнең инициатив төркеме вәкилләре Ирина Кулакова һәм Фәнис Шагараев сорауларына җавап биреп, Азат Нигъмәтҗанов эскиз проектының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә килештерелүен хәбәр итте.

Хәзер өченче йорт өчен җир кишәрлегендә рөхсәт ителгән төзелешнең чик параметрларыннан читләштерүгә рөхсәт аласы бар. Шулай итеп, участок төзелешенең процентын 24%-ка кадәр арттыру, торак төзелешенең тыгызлыгын 1 гектарга 19 мең кв. метрга кадәр арттыру, чиктәш территориядә урнашкан күп катлы паркингларда 551 машина урынының гомуми саныннан 365 машина урыны урнаштыру, җир кишәрлегенең ян чигеннән минималь чигерүне 8 м га кадәр киметү күздә тотыла. Йорт ишегалдында стилобат планлаштырыла, анда машиналарның бер өлеше урнашачак.

«Бүген шул рәвешле әлеге үзгәрешләрне раслау буенча эш алып барыла. Без тизләтә алмый торган, закон тарафыннан язылган нормалар бар», - дип билгеләп үтте Азат Нигъмәтҗанов. «Проектлаучы алдан рөхсәт алды – «карандашта» – Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсеннән алга таба эш проектлаштыру турында», - дип өстәде ул.

Киңәшмәдә шулай ук ике «фон» объекты – «Молодежный» ТК беренче йорты һәм «МЧС» торак комплексының икенче йорты, шулай ук 68-нче кварталда Чистай урамындагы «Маг-строй» йорты буенча эш барышы турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев, Өлешчеләргә ярдәм итү Республика фондының башкарма директоры Иван Новиков, торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов, төзелеш һәм челтәр оешмалары, шәһәр хезмәтләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Видеорепортаж
12.09.2019 13:30
Казан Башкарма комитетында өлешкә кереп төзү объектлары буенча эшләрнең барышы турында фикер алыштылар 12.09.2019
Барлык яңалыклар