В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
“Бриз” белән килешүне бозган өлешчеләр аркасында, “Симфония” торак комплексының өченче йорты буенча эшләр туктатылырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март, Алсу Сафина). Казанда Павлюхин урамындагы “Симфония” торак комплексының бу елның сентябрендә тапшырырга планлаштырылган өченче йорты куркыныч астына калды. Алдан әлеге проблемалы йортта эшләр “Бриз” компаниясе һәм өлешчеләр арасында төзелгән килешү нигезендә дәвам итте. Ләкин хәзер подрядчы авыр хәлдә калды – өлешчеләр ягыннан финанслау туктатылды диярлек. Әлеге хәл буенча бүген Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, “Бриз” ҖЧҖ генераль директоры Андрей Беляков һәм өлешчеләр катнашында үткән киңәшмәдә фикер алыштылар.
Очрашу башында А.Беляков хәбәр иткәнчә, объектта эшләр графиктан алда бара – бер айга диярлек. Подрядчы оешма генераль директоры билгеләп үткәнчә, әлегә барлык сораулар да эш тәртибендә хәл ителә һәм бүгенге көндә техник яктан сораулар юк. Төп проблема – өлешчеләрнең түләү графигын үтәмәү.
Искәртергә кирәк, узган ел азагында “Симфония” ТК өченче йорты өлешчеләре “Бриз” компаниясе белән килешү төзеде, ул тиешле беркетмә белән теркәлгән. Килешү буенча, өлешчеләр график буенча түләүләр кертеп барган очракта, “Бриз” подрядчы булып алынырга тиеш иде. “Эшләр башланды, ләкин бер вакытта финанслау туктатылды”, - диде Андрей Беляков.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов өлешчеләрдән түләүләрне кертмәү сәбәпләре белән кызыксынды. “Өлешчеләр анык җавап бирми, әлегә без сәбәпләрен белмибез”, - диде “Бриз” генераль директоры. Ул игътибар иткәнчә, 4 өлешче 100% түләү керткән. Андрей Беляков сөйләгәнчә, хәзерге вакытта аларга тапшырылган йорттан фатир бирү мөмкинлеге карала.
Азат Нигъмәтҗанов ассызыклаганча, өлешчеләр тарафыннан килешү үтәлмәгәнгә, “Бриз” төзелеш эшләрен дәвам итә алмый.
“Төзелешне туктатсак, төзүче буларак әйтәм, бәяләр артачак. Ә моны беркем дә теләми. Йортны тапшырасы килә, аннары инде бәхәсләрне хәл итәргә кала”, - диде А.Нигъмәтҗанов. “Шундый темплар җыйган идек! Төзелеш – ул инертлы әйбер. Аны туктату катлаулы күренеш. Ләкин ул туктаса, аны яңадан башлау өчен шактый вакыт китәчәк”, - дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Өлешчеләрне борчыган сорауларның берсе – йорт астындагы җир участогы – ул залог астында тора. “Кичә штаб киңәшмәсе узды. Анда тагын бер кат йорт тапшырылганчы, җир мәсьәләсе хәл ителәчәге әйтелде”, - дип ышандырды Азат Нигъмәтҗанов.
Йорт тапшырылуга “Фон-Ривьераның” “Симфония” торак комплексының элеккеге һәм яңа төзүче оешмасы арасындагы килешүләрне бәхәсле дип игълан итүе дә комачауламаячак. Киңәшмәдә катнашкан арбитраж мөдире өлешчеләрне тынычландырды.
Андрей Беляков сөйләгәнчә, 10% өлешченең түләү белән авырлыклары булуы гадәти күренеш. “Ләкин 30-40% өлешче акча түләмичә, фатир таләп иткәндә, без эшли алмыйбыз”, - диде ул.
Өлешчеләр төзелеш мәйданчыгыннан техника чыгарылып, төзелеш туктатылуга борчылуларын белдерделәр һәм якын арада февраль өчен түләүләрне кертәчәкләрен әйттеләр. “Сездән әкренләп финанслау булса, без туктамыйбыз”, - диде Андрей Беляков.
Өлешчеләрнең инициатив төркеме вәкиле Ирина Суворова билгеләп үткәнчә, бүген киңәшмәдә ишеткәннәрне түләмәүчеләргә җиткерәчәкләр. “Түләмәүчеләр белән нишләргә белмибез, алар белән эшләргә тырышабыз”, - диде ул.
“Ул (Андрей Беляков – иск.) безгә мөрәҗәгать итеп, барлык мөмкинлекләре дә бетүен әйтте. Шуңа да сезне үз бурычларыгызны үтәвегезне сорыйм”, - дип чакырды өлешчеләрне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. “Ләкин бер як тарафыннан килешү үтәлмәсә, икенче як та аны үти алмый”. – диде ул.
Азакта өлешчеләр түләмәүчеләр белән сөйләшергә вәгъдә иттеләр.